Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Яңа төр түләү кайсы балага бирелә?

Россия Пенсия фонды агымдагы елның 1 июленнән 8 яшьтән алып 17 яшькәчә балалы, тулы булмаган гаиләләрдән, шулай ук йөклелек буенча иртә срокта медицина учреждениесендә исәпкә баскан булачак әниләрдән гаризалар кабул итә башлый. Пенсия фондының райондагы җитәкчесе Булат Басыйров шушы хактагы яңалыклар белән таныштырды.

 – Әлеге яңа төр түләүләр әтисе яисә әнисе генә булган, суд карары белән билгеләнеп тә, төрле сәбәпләр аркасында алимент ала алмаучылар, хәтта алимент алгач та, мохтаҗ дип табылган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга бирелә.
“Әти-әнинең берсе генә гаилә” дигән төшенчә баланың туу турында таныклыгында әтисе хакында мәгълүмат булмаганны яисә әлеге мәгълүмат әнисе сүзеннән генә чыгып язылганны да аңлата.
Әтисе яисә әнисе үлгән, хәбәрсез югалган, үлгән дип игълан ителгәннәрнең балалары әлеге пособияне ала. Мондый гаиләдә тәрбияләнүче 8-17 яшьлек балаларның һәркайсына 12 ай дәвамында пособие түләнә.
– Түләүләр гаилә кеременә бәйлеме?
– Түләү билгеләгәндә гаилә кереме мохтаҗлыкның комплекслы бәясен исәпкә алып билгеләнә. Гаиләнең җан башына кереме халыкның җан башына яшәү минимумыннан артып китмәсә, пособие түләнә. Татарстанда әлеге минимум хәзерге вакытта 9 955 сум тәшкил итә. 2021 елда балаларга тиешле түләү Татарстандагы баланың яшәү минимумы 9 995 сумның яртысын, ягъни 4 997,50 сумны тәшкил итә. 
– Балаларга бирелә торган түләүне кайчан алырга мөмкин, түләү билгеләгәндә баланың яше ничек исәпкә алына?
– Гаризалар 1 июльдән кабул ителә, барлык төр түләүләр быелның августыннан түләнә.
Баланың яшенә килгәндә, бала 8 яшькә җиткән көннән алты айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать иткән очракта түләү балага 8 яшь җиткән көннән билгеләнә, ләкин 2021 елның 1 июленнән иртәрәк булмаска тиеш. Әйтик,  балага 8 яшь агымдагы елның  2 июлендә тула, әмма ниндидер сәбәпләр белән гариза белән декабрьдә генә мөрәҗәгать итәләр. Бу очракта түләү балага 8 яшь тулган көннән билгеләнә, чөнки ата-ана гариза белән аңа 8 яшь тулганнан соң 6 ай эчендә мөрәҗәгать иткән булып санала.
Башка очракларда 8 яшьтән 17 яшькәчә балаларга ай саен бирелүче түләү мөрәҗәгать иткән көннән, баланың туу көненә карамыйча, тулы ай өчен бирелә.
Ата-ана гариза белән балага 8 яшь тулгач, 6 ай узганнан соң мөрәҗәгать иткән очракта пособие гариза төркәлгән айдан түләнә. 2 июльдә 8 яше тулган бала өчен гариза февраль аенда языла икән, туган көннән соң 7 ай узу сәбәпле, түләү февральдән билгеләнә. Икенче бер очрак, балага 17 яшь 2021 елның 5 октябрендә тула, ата-ана гариза белән июль аенда мөрәҗәгать итә. Балага 17 яшь ай башында тулуга карамастан, акча июль, август, сентябрь һәм октябрь айлары өчен тулысынча түләнә.
– 1 июльдән өстәмә ярдәм булачак әниләргә нинди тәртиптә бирелә?
– Булачак әнигә әлеге төр ярдәм  йөклелеге 6 атнадан арткан очракта һәм медицина учреждениесендә 12 атнага кадәр исәпкә басканда  күрсәтелә. 
Хатын-кыз түләүне сорап исәпкә басканнан соң 30 көн эчендә мөрәҗәгать итсә, түләү исәпкә баскан айдан билгеләнә.  Ә гариза белән 30 көннән соң мөрәҗәгать иткән очракта, түләү гариза теркәлгәннең икенче аеннан билгеләнә.
Пособие бала туганга кадәр ай саен бирелә. Ә хатын-кыз үзенең йөклелек статусын даими раслап торырга тиеш (10 атнадан – 14, 18 атнадан – 22, 30 атнадан – 32 атнага кадәр). Статусның үзгәрүе түләүгә тәэсир итә. Пенсия фондына социаль иминиятләштерү фондыннан кергән мәгълүматка карап, ул туктатылып торырга, яисә яңадан түләнә башларга мөмкин.
– Гариза нинди юллар белән тапшырыла?
– Гариза дәүләт хезмәтләре порталында электрон рәвештә бирелә. Аны пенсия фондының территориаль органына килеп, кирәкле документларны теркәп тә тапшырып та була. Бу очракта теркәлү факты исәпкә алынмый.
Электрон формага өстенлек биргәндә, пенсия фонды хезмәткәрләре мәгълүматларны ведомствоара хезмәттәшлек юлы белән үзләре соратып ала.
Гариза тутыру өчен гариза язучының паспорты, йөкле хатын-кызлар өчен мәҗбүри медицина иминиятләштерүе полисы, язылышу яисә никахны тарату турында таныклык кирәк.
Балалар турында мәгълүмат баланың туу турындагы таныклыгы һәм тормыш иптәше турындагы мәгълүмат буенча тутырыла. 
Язганда мәгълүматларның шул исәптән акча күчереләчәк банк счетының дөреслегенә игътибарлы булырга кирәк. Счет гариза язучының үзенеке һәм гамәлдә булырга тиеш. Гаризада кечкенә генә хата булса да, түләү билгеләү турында карар чыгару срогын озынайта.
– Гариза канәгатьләндермәскә мөмкинме?
– Әйе, гаризадагы мәгълүматлар дөреслеккә туры килмәгән яисә хата белән язылган булса, түләү билгеләнмәү турында карар чыгарыла. Гариза белән мөрәҗәгать итүче пенсия фондына кирәкле документ тапшырмаска мөмкин. Мәсәлән, йөкле хатынның ире чит илдә эшли. Ә аның кереме турында белешмә мөрәҗәгать иткәннән соң, 10 көн эчендә тапшырылырга тиеш. 
Түләү билгеләгәндә, гаилә әгъзаларының кеременнән тыш, комплекслы милек бәяләмәсе дә исәпкә алына. “Аз керемле гаилә” статусы өчен Татарстанда торак мәйданы нормативы һәм милкендә торак яки торак булмаган объектлар булу-булмавы исәпкә алына. 
Шулай итеп, түләү ”аз керемле гаилә” статуслы гаиләләр өчен генә каралган. Гаиләнең мохтаҗлылык дәрәҗәсе ведомствоара хезмәттәшлек барышында ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев