Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Яңа туган баласын кер юу машинасына салып әйләндергән

Свердловск өлкәсенең Талица шәһәрендә яшәүче 31 яшьлек хатын яңа туган сабыен үтергән.

Төнлә, ире һәм өч баласы йоклаганда, Надежданың тулгагы вакытыннан алда башланган. Ләкин ул бала табу йортына бару өчен ирен уятып тормаган, үз көче белән сабыен дөньяга китергән.  Шуннан соң ул аны машинага салып юган, ә аннары бала үле туды, дип белдергән. Күршеләренең сүзләренә караганда, полицияне хатынның ире чакырткан: иртән ул балаларны мәктәпкә һәм бакчага илтү өчен торгач, хатынын канга буялып беткәнен күргән.  

Надежда чәчтараш булып эшләгән. Хатынның  дус кызлары бу хәлгә һич тә ышанмый. "Ул уңган, акыллы, ә балалары өчен  кайгыртучан әни, андый җанөшеткеч адымга бармас. Чынлап та, бәбие вакытыннан алда үле килеш тугандыр, - диләр.  

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре килеп, тикшерү эшләре башлаганнар.  Әлегә Эчке эшләр министрлыгы һәм тикшерү комитетыннан рәсми хәбәрләр юк.

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=27924

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев