Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Яңа закон айнытырмы?

Чәйне һәркайсыбыз яратып эчә. Гомумән, татар халкының элек-электән үк иң зур кунак сые - хуш исле сөтле чәй саналган. Тик хәзер, ни кызганыч, татарның табыны түрендә, төрледән-төрле маркадагы, бормалы-сырмалы шешәләрдә аракы, шәраб ише "затлы сый" күкрәк киереп утыра. Әйе, җәмгыять эчкечелек сөременә күмелә бара. Олысы да эчә, урта буыны да....

Чәйне һәркайсыбыз яратып эчә. Гомумән, татар халкының элек-электән үк иң зур кунак сые - хуш исле сөтле чәй саналган. Тик хәзер, ни кызганыч, татарның табыны түрендә, төрледән-төрле маркадагы, бормалы-сырмалы шешәләрдә аракы, шәраб ише "затлы сый" күкрәк киереп утыра.
Әйе, җәмгыять эчкечелек сөременә күмелә бара. Олысы да эчә, урта буыны да. Яшьләр, яшүсмерләр дә алардан калышмый. Хәер, адәми зат якты дөньяга аваз салган көненнән үк аракыда "аяк чылата": шатлыгыннан түбәсе күккә тигән ата кеше, әле яңа гына сират күперләрен кичә-кичә сабыен тудырган хатыныннан сөенечле хәбәр алу белән, тиз арада кибеткә сугыла. Әлеге бәхетне дуслар белән уртаклашмый калу ярамый инде! Әнә шулай бер гөнаһсыз сабыйның тәпиен аракы белән "юа" ата. Аннары бәбине өйгә алып кайту, тәүге мунчасы, исем кушу... Нарасыйның беренче адымнары да кайбер гаиләләрдә спиртлы эчемлек белән билгеләп үтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев