Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Яңа закон гамәлгә керде

2011 елның 1 июленнән "Иректән мәхрүм итү урыннарыннан кайткан затлар өстеннән административ күзәтү" дигән 64 санлы Федераль закон көченә керде. Мондый төр күзәтү 1999 елга кадәр гамәлдә булып, соңыннан бу төшенчә законнар җыелмасыннан төшереп калдырылды. Шул сәбәпле, милиция иректән шартлы рәвештә срогыннан алда азат ителгән һәм иректән мәхрүм итү белән...

2011 елның 1 июленнән "Иректән мәхрүм итү урыннарыннан кайткан затлар өстеннән административ күзәтү" дигән 64 санлы Федераль закон көченә керде.
Мондый төр күзәтү 1999 елга кадәр гамәлдә булып, соңыннан бу төшенчә законнар җыелмасыннан төшереп калдырылды. Шул сәбәпле, милиция иректән шартлы рәвештә срогыннан алда азат ителгән һәм иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәза бирелгән затларны гына тикшереп, күзәтеп тора иде. Авыр һәм аеруча авыр җинаять эшләүчеләрне, балигъ булмаганнарның җенси кагылгысызлыгына һәм җенес ирегенә каршы җинаять өчен хөкем ителгән затларны иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгәч күзәтчелектә тотучы булмады, һәм бу аларның кабаттан нәкъ шул төр җинаять юлына басуларына да сәбәп булып тора. Хәзер бу затларга полиция тарафыннан аеруча игътибар булачак. Административ күзәтү иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән авыр яки аеруча авыр җинаять эшләүчеләргә, кабаттан нәкъ шул төр җинаять юлына баскан, белә торып балигъ булмаганнарга карата җинаять эшләгән өчен хөкем ителүе бетмәгән, ягъни хөкем ителүе сүндерелмәгән затлар өстеннән урнаштырыла, әгәр дә ул бер ел эчендә ике яки аннан күбрәк тапкыр административ хокук бозса, ә балигъ булмаганнарның җенси кагылгысызлыгына һәм җенес ирегенә каршы җинаять өчен хөкем ителгән затларга карата, шулай ук кабаттан куркыныч һәм аеруча куркыныч җинаять эшләүчеләргә административ күзәтү алар тарафыннан административ хокук бозу булмаса да урнаштырыла.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 17 август, 2012 64 (9709)санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев