Актаныш

Язмышлар белән уйнамагыз!

12-14 июнь көннәрендә Татарстан республикасында 244 машина йөртүче таныклыгыннан колак каккан.

 Сәбәбе- алкоголь кулланып машина йөртү. Казанда бу сан 58, Түбән Камада- 18, Чаллыда- 15.

Ял, Сабантуй бәйрәме көннәрендә 4 райондашыбыз исерек хәлдә машина йөрткән.

Бүген эш атнасы тәмам, алда шимбә, якшәмбе яллары. Минем белән берни дә булмас, дип, тугарылмаска, алкогольле эчемлек кулланып руль артына утырмаска чакыра ТР ЮХИДИ хезмәткәрләре . Кәеф-сафа корып ләззәтләнгәндә башкаларның язмышын җимерергә мөмкин икәнлекне истән чыгара күрмәгез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: