Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Юл кагыйдәләрен төгәл үтәмәсәң...

Кешелек дөньясындагы тагын бер җәй үтеп китте. Без-үсмерләр өчен бу - моңсу күренеш, әлбәттә. Җәй җиткәч, көз киләсе билгеле, ә көз җиткәч нәрсә була әле? Дөрес, уку җитә. Кем өчендер укырга килү-тәүге тапкырдыр, кемнәрдер исә аңа хәзер зур әһәмият тә бирмидер. Сүзем бу хакта түгел. Уку башлану вакытында балалар катнашындагы...

Кешелек дөньясындагы тагын бер җәй үтеп китте. Без-үсмерләр өчен бу - моңсу күренеш, әлбәттә. Җәй җиткәч, көз киләсе билгеле, ә көз җиткәч нәрсә була әле? Дөрес, уку җитә. Кем өчендер укырга килү-тәүге тапкырдыр, кемнәрдер исә аңа хәзер зур әһәмият тә бирмидер.
Сүзем бу хакта түгел. Уку башлану вакытында балалар катнашындагы юл фаҗигаләре килеп чыгу ихтималы тагын да кискенләшә. Аларны булдырмау максатында районыбызда күп төрле чаралар уздырылып тора. Шундый чараларның берсен 13 нче сентябрь көнне Актанышның 1 нче урта мәктәбенең "Бергә" волонтерлар командасы һәм мәктәптә инде берничә ел эшләгән "SMS-дети" ("Мөстәкыйль балалар") проекты катнашучылары уздырды.
Әлеге чара акция рәвешендә "Мин юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтим" исеме астында үтте. Укучылар иртән балалары белән бакчага, мәктәпкә баручы ата-аналарга, гомумән, эшкә баручы һәр кешегә юл йөрү кагыйдәләре тәгәенләнгән истәлек кагәзьләре (памятка), елмаю төшерелгән төсле шарлар һәм магнит өләштеләр. Акция дәвам иткән вакытта кагыйдәләрне бозучылар белән индивидуаль катгый сөйләшүләр дә алып барылды. Шунысын да өстәргә кирәк:ы чара ЮХИДИ бүлеге белән бергә үткәрелде.
Һәрберебезнең исәнлеге үзеннән тора. Газета битләре аша гына моның никадәр мөһим әйбер икәнен аңлатып бетереп булмый шул. Шуңа күрә, юл кагыйдәләрен төгәл үтәп, бер-беребезне хөрмәт итеп һәм аңлап юллар буенча хәрәкәт итсәк иде.
P.S. Әгәр дә юл кагыйдәләрен бозуыңны дәвам итсәң, фотолардагы үсмерләр синең яныңа да бик тиз килеп җитәрләр. Сак бул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев