Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Юллар хәвефсез булсын

2012 елның 12 ае нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Актаныш юлларында 52 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 2011 ел белән чагыштырганда әлеге күрсәткеч 23, 8 процентка арткан. Һәлакәтләрдә 12 кешенең гомере өзелгән, 64 кеше тән җәрәхәтләре алган. Мәскәү - Уфа федераль трассасында 11 шундый һәлакәт булып, аларда 2 кеше якты дөнья белән саубуллашкан, 15 граждан...

2012 елның 12 ае нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Актаныш юлларында 52 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 2011 ел белән чагыштырганда әлеге күрсәткеч 23, 8 процентка арткан. Һәлакәтләрдә 12 кешенең гомере өзелгән, 64 кеше тән җәрәхәтләре алган.
Мәскәү - Уфа федераль трассасында 11 шундый һәлакәт булып, аларда 2 кеше якты дөнья белән саубуллашкан, 15 граждан исә төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган.
Районның территориаль юлларында 29 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән (6 кешенең гомере өзелгән, 34 кеше яраланган).
Авыллар территорияләрендә 12 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, шуларда 4 кеше бакыйлыкка күчкән, 14 кеше төрле дәрәҗә авырлыкта тән җәрәхәтләре алган.
Актаныш авылында 6 юл-транспорт һәлакәте булып, 1 кешенең гомере өзелүгә китерә.
Һәлакәтләрнең төп сәбәпләре:
- тизлек режимын бозу - 26 очрак;
- җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен бозуы - 10;
- каршы як өчен билгеләнгән полосага чыгу - 7;
- машина белән идарә итү кагыйдәләрен бозу - 6;
- юл кисешләреннән узганда кагыйдә бозу - 2;
- велосипедчыны бәрдерү - 1.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X