Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Юллар, юллар...

2012 елда Татарстан Республикасы юлларында һәм шәһәрләре урамнарында балалар катнашында 573 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Әлеге һәлакәтләрдә 24 бала һәлак булган, 661 бала төрле дәрәҗә авырлыктагы җәрәхәт алган. 24 баланың 5се җәяүле булган, 17се - пассажир балалар, 1се - скутерда, 1се велосипедта хәрәкәт иткән. Балалар үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәтләре булган районнар...

2012 елда Татарстан Республикасы юлларында һәм шәһәрләре урамнарында балалар катнашында 573 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Әлеге һәлакәтләрдә 24 бала һәлак булган, 661 бала төрле дәрәҗә авырлыктагы җәрәхәт алган. 24 баланың 5се җәяүле булган, 17се - пассажир балалар, 1се - скутерда, 1се велосипедта хәрәкәт иткән.
Балалар үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәтләре булган районнар исемлегендә Актаныш та бар. 17 районда балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең артуы күзтелә. Актаныш районында әлеге сан 50 процентка арткан.
2012 ел нәтиҗәләреннән күренгәнчә, һәлакәтләрдә зыян күрүче балаларның күпчелеген 7-14 яшьлекләр тәшкил итә - 308.
Балаларның үзләре гаебе белән 152 юл-транспорт һәлакәте булган. Шулардан 6 бала бакыйлыкка күчкән, 148 бала яраланган.
Балалар гаебе белән барлыкка килгән мондый һәлакәтләрнең 18 районда артуы билгеле.
Безнең районда балалар катнашында 6 юл-транспорт һәлакәте булып, 1 велосипедчы бала һәлак булды. 5 бала (3се - җәяүле, 2се - пассажир) төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алды. Әлеге һәлакәтләрдә 3 җәяүле (2се - яшүсмер гаебе, 1се - машина йөртүче гаебе белән), 2 пассажир (икесе дә машина йөртүче гаебе белән) зыян күрде.
3 яшьтән 7 яшькәчә балалар катнашында - 3, 11 яшьтән 14 яшькә кадәрге үсмерләр катнашында шулай ук 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев