Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Юрист хезмәте бушлай була аламы?

Чынлап та, бүгенге коммерция заманында бушлай юридик хезмәт күрсәтү мөмкин хәлме? Район халкы да, бәлкем, бу хакта аңлап-белеп бетермидер. Бармы ул түләү алмыйча юридик киңәш бирүчеләр? Булса, аларның бу хезмәтеннән кемнәр файдалана ала? Әлеге сораулар белән адвокат Айгөл Мөхәммәтдиновага мөрәҗәгать иттек. - Халык закон каршында үзен көчсез тойса, төрле күңелсез...

Чынлап та, бүгенге коммерция заманында бушлай юридик хезмәт күрсәтү мөмкин хәлме? Район халкы да, бәлкем, бу хакта аңлап-белеп бетермидер. Бармы ул түләү алмыйча юридик киңәш бирүчеләр? Булса, аларның бу хезмәтеннән кемнәр файдалана ала? Әлеге сораулар белән адвокат Айгөл Мөхәммәтдиновага мөрәҗәгать иттек.
- Халык закон каршында үзен көчсез тойса, төрле күңелсез хәлләргә тарыса, хокукын ничек якларга белмәсә, адвокатка мөрәҗәгать итә. Юридик консультация өчен түләргә финанс мөмкинлеге чикле булган райондашларыбыз бар. Әле бит законнары да үзгәреп тора. Менә шуңа күрә дә түләүсез юридик хезмәтләр хакында газета укучыларга тәфсилләбрәк аңлатмассызмы?
- Бушлай юридик хезмәт күрсәтү, дәүләт системасы кысаларында, соңгы ике-өч елда барлыкка килде. Социаль ярдәмгә мохтаҗ категория затлар өчен махсус оештырылды ул. Без - юристлар, адвокатлар бу эшчәнлекне, район башкарма комитеты белән берлектә, эзлекле төстә алып барырга, халык мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиешбез.
- Бушлай юридик хезмәттән файдалану хокукына кемнәр ия?
- Аз керемле гаиләләр (гаиләдә җан башына керем яшәү минимумыннан түбән булганда); I һәм II төркем инвалидлар; Бөек Ватан сугышы ветераннары; инвалид, ятим балаларга, аларны тәрбиягә алучыларның бала хокукларын яки мәнфәгатьләрен яклау, ата-ана тәрбиясеннән калган баланы тәрбиягә алырга теләгән затларның баланы гаиләгә алу турында, баланы уллыкка алган гаиләнең бала хокукларын яклау буенча сораулары булганнар; психиатрия ярдәме турындагы федераль закон нигезендә бушлай юридик ярдәмгә хокукы булганнар; суд тарафыннан хокукка сәләтсез дип табылган граҗданнар һәм аларның законлы вәкилләре, әгәр аларның хокукларын яклау кирәк булса.
- Үзләре белән нинди документлар алып килергә тиешләр инде?
- Безгә мөрәҗәгать иткәннәр белән килешү төзелә, аларга, кирәкле ярдәм төрен күрсәтеп, гариза язарга үзебез булышабыз. Паспорт яки шәхесне раслаучы башка документы һәм бушлай юридик ярдәм алырга хокукы булуны раслаучы документы булсын. Болар - инвалидлык турындагы таныклык (күчермәсе), социаль яклау бүлегеннән аз керемлелекне раслаучы белешмә һ.б.
- Халык мондый төр хезмәт барлыгын беләме, еш мөрәҗәгать итәме?
- Безнең бушлай хезмәт күрсәтәчәгебез турындагы белдерүләр районның массакүләм мәгълүмат чаралары аша халыкка алдан җиткерелә. Тик мөрәҗәгать итүчеләр күп дип әйтмәс идем мин. Әллә инде ышанып бетмиләр. Бушлай сыр тәбедә генә була дигән уй да кешеләрнең канына сеңгәндер, ахры. Халыктан акча алынмый, бу төр хезмәт өчен бюджетта финанс каралган.
Адвокат эшчәнлеге турындагы закон бар, шулай ук, гражданнарга бушлай юридик хезмәт күрсәтү буенча да закон гамәлдә. Без шушы ике закон нигезендә, билгеле бер сәгатьләрдә түләүсез юридик хезмәтне күрсәтергә бурычлы.
- Күбрәк нинди мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итәләр?
- Җир, күчемсез милек мәсьәләләре еш күтәрелә. Өйгә, фатирга мирас рәсмиләштергәндә, васыятьнамә төзегәндә гамәлдәге законнарны аңлап бетермичә килүчеләр дә бар. Алар беренче эш итеп нотариуска барырга тиешләр, без иң башта шунысын аңлатабыз. Судка дәгъва гаризасы язарга, шикаятьнамә төзергә булышабыз, гомумән, сораулар төрледән-төрле.
- Соңгы тапкыр нинди сорау буенча түләүсез юридик хезмәт күрсәттегез?
- Өлкәннәр декадасында беренче төркем инвалидка бушлай юридик хезмәт күрсәтергә туры килде. Җир мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иткән иде ул. Район администрациясенә ярдәм сорап килүчегә дә безнең тарафтан юридик консультация уздырылды.
- Айгөл Азатовна, сезне югары юридик белемле юрист дип беләбез. Кайда укыдыгыз, Актанышта кайчаннан эшлисез, бүгенге көндәге төп хезмәтегез нәрсәдән гыйбарәт?
- Башта Чаллыда юридик колледжны, аннары Казан социаль белем бирү академиясен тәмамладым. 2011 елның декабрендә Актанышка адвокат булып эшкә кайттым. Актанышта барысы 3 адвокат эшли. Барыбызның да эшчәнлегебез бер үк - гражданнарның мәнфәгатьләрен, хокукларын яклау. Моның өчен көн саен диярлек судларда катнашырга туры килә. Прокуратурада, полициядә тикшерү вакытында сорау алуда катнашабыз.
- Сезне кайдан эзләп табарга була соң?
- Адвокатлар хакында мәгълүматларны, гадәттә, суд һәм суд приставларыннан, аларның сәркатипләреннән сорыйлар. Шалтыратучы була икән, уңайлы вакытны алдан билгеләп, теләсә кайсы көнне дә бушлай хезмәт күрсәтергә мөмкинбез. Атнаның һәр көнендә иртәнге 8 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр шалтырата алалар.Телефоннарыбыз социаль яклау бүлегендә дә бар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев