Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

“Зебрага ау“

Россия территориясе юлларында җәяүлеләр белән бәйле бәхетсезлек очракларының әледән-әле теркәлеп торуы борчу тудыра. Шул нисбәттән юл-транспорт һәлакәтләрен барлыкка китерүче сәбәпләрне һәм шартларны юк итү буенча ныклы эш алып бару мөһим. Саннарга килсәк, узган 2011 елда республикабызда 1928 җәяүле юл-транспорт һәлакәтенә очраган, аларда 231 кешенең гомере өзелгән, 1783 кеше яраланган. Җәяүлеләр...

Россия территориясе юлларында җәяүлеләр белән бәйле бәхетсезлек очракларының әледән-әле теркәлеп торуы борчу тудыра. Шул нисбәттән юл-транспорт һәлакәтләрен барлыкка китерүче сәбәпләрне һәм шартларны юк итү буенча ныклы эш алып бару мөһим.
Саннарга килсәк, узган 2011 елда республикабызда 1928 җәяүле юл-транспорт һәлакәтенә очраган, аларда 231 кешенең гомере өзелгән, 1783 кеше яраланган. Җәяүлеләр өчен билгеләнгән юлны аркылы чыгу урыннарында транспорт чаралары 508 кешене бәрдергән, шулардан 26 кеше һәлак булган.
2011 елның ноябрь аеннан "Зебрага ау. Бөтенрәсәй җәяүлеләр рейды" акциясе старт алды. Ул юл аша чыгу урыннарындагы җитешсезлекләрне ачыклау һәм юк итү максатыннан оештырылды.
Акция кысаларында гражданнардан, җәмәгать оешмалары тарафыннан кергән һәм массакүләм мәгълүмат чараларында басылган хәбәрләргә аеруча игътибар бирелә. Акциядә җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгу урыннарын тикшерүдә җәмәгать оешмалары гына түгел, ә җәяүлеләр иминлегенә битараф булмаган һәр граждан катнаша ала.
Әлеге вакыт эчендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә гражданнардан кергән 67 хәбәр теркәлгән. Акция дәвамында ТР Дәүләт автоинспекциясенең күзәтү эшчәнлеге нәтиҗәсендә республика территориясендә җәяүлеләр өчен 3008 юл аша чыгу урыны тикшерелгән. Тикшерүләрдән соң канәгатьләнерлек булмаган 71 факт расланган.
Акция дәвам итә. Юл аша чыгу урыннарындагы җитешсезлекләр турындагы хәбәрләрне, фотоматериалларны, шулай ук юл хәрәкәте куркынычсызлыгын булдыру буенча тәкъдимнәрне www.rpolice.ru сайтында "Зебрага ау" акциясе исемен күрсәтеп, "Безнең юлларга нәрсә җитми? Юл хәрәкәтен оештыру буенча фикерләр, тәкъдимнәр һәм дәгъвалар" юлламасы буенча җибәрергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев