Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Кыш көне бит тиресен ничек сакларга?

Кыш көне бит тиресен корылатмау мөһим. Коры тәндә җыерчыклар тизрәк чыга.

1. Күп хатын-кыз крем сайлаганда составында Е витамины булуы гына шарт, ди. Ләкин кыш көне крем составында Д витамины булуы да мөһим.

2. Бит тиресе тиз кызарса, вак кан тамырлары күренә башласа, кремыгыз составында К витамины булырга тиеш. 

3. Әгәр дә бит тирегез артык коры икән тонал кремыгызга да аз гына дымландыручы крем кушыгыз. Бизәнгәч ярты сәгатьтән соң гына урамга чыгарга ярый. 

4. Суыкта коры косметиканы – сыегына алмаштырыгыз. Әйтик, җәен коры теньнәр сөрткән булсагыз, кыш көне аларны сыек теньнәргә алмаштырыгыз. Румяна, подводка белән дә шул ук хәл. Урамга чыгар алдыннан битегезгә аз гына пудра тидерсәгез була.  

5. Күп итеп су эчәргә тырышыгыз. Ул бит тиресен матур һәм сәламәт тотарга ярдәм итә. 

Реклама

6. Бүлмәгә һаваны дымландыручы җайланма сатып алыгыз. Җылы бирүче торбалар һаваны корылата - бу тән тиресен киптерә. Бу хәлне булдырмас өчен бүлмәне дымландырып торырга кирәк. 

7. Кайнар су белән юынмаска тырышыгыз. Ул тәнне корыта. 

8. Юылган битне сөлге белән сак кына сөртегез. Суны сөртеп алу өчен сак кына сөлге чите белән тидереп алу да җитә.

9. Лифтинг, минераль маскалар, кологенлы маскаларны яз, җәй айларында эшләсәгез хәерлерәк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев