Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Йолдызнамә 17 май – 23 май

Барлык зодиак билгеләре өчен гороскоп.

Кучкар (21.03 – 20.04) Искиткеч уңайлы чор – нәрсәгә генә тотынсагыз да, шундый яхшы килеп чыгачак! Эчке сиземләвегез ярдәмендә бик күпкә ирешәчәксез, хәтта акчалы да булып куячаксыз. Атна ахырында дусларыгыз арасыннан берсе сәяхәткә дәшәчәк. Шуңа анда бару-бармау мәсьәләсен тиз генә хәл итеп куярга туры киләчәк.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Гел акча турында хыялланудан туктагыз: исәнлекне дә, бәхетне дә аңа сатып алу мөмкин эш түгел, дип искәртә йолдызлар. Якыннарыгызга игътибарлырак булыгыз, аларны күбрәк кайгыртыгыз. Юкса сезгә бик зур үпкә белдерергә мөмкиннәр. Бер танышыгыз үзенең серен ачканнан соң күптәннән табышмакка әйләнгән бик катлаулы мәсьәләнең чишелешен табып сөенәчәксез.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Сөйкемле сөягегез эштәге авыр хәлләрдән котылып калуга ярдәм итәр. Танышларыгыз арасында шәхси тормышыгызга шәп кенә үзгәрешләр кертердәй бер кеше пәйда булыр. Сездә ул матур яңалыкларга өмет чаткылары уятыр, кирәкмәгән уйлардан, ыгы-зыгыдан һәм эш-мәшәкатьләрдән коткарыр.

Кысла (22.06 – 22.07) Атна буе бөтен күңелегез гел эштә генә булыр. Бик дөрес бу: җитәкчегез белән элемтәләрне җайга салу, файдалы танышлыклар булдыру, мөһим килешүләрне имзалау өчен әйбәт чор. Ә менә шимбә-якшәмбедә әйбәтләп ял итү кирәк: юкса көч-куәтегезнең кимүен сизеп алырга мөмкинсез.

Арыслан (23.07 – 23.08) Юлыгызда изге күңелле бер кеше очрап, үзегезгә ярдәм кулы сузар. Сезгә тормышта зур талпыныш ясау өчен бик әйбәт булыр бу. Шулай итеп, финанс кыенлыкларының артта калуына да өмет чаткылары барлыкка килер. Ә атна ахырында эштә абруегызны үстереп җибәрердәй хәлләр килеп чыгар.

Кыз (24.08 – 22.09) Тирәгездәге кайбер әйберләргә башкачарак – җиңелчәрәк карау теләге барлыкка килер. Бу күңелегездәге авыр уйлардан котылуга ярдәм итәр. Атнаның икенче яртысында акчалы эш тәкъдим итүчеләр табылыр. Ризалык бирергә ашыкмагыз, бик үк ышанычлы кешеләр түгел кебек алар…

Реклама

Үлчәү (23.09 – 23.10) Акча мәсьәләсендә борчылырга туры килмәячәк: хезмәт хакы артачак, премияләр булачак. Шәхси тормышыгызда да – тынычлык. Атна ахырларында күптәнге планнарыгыз гамәлгә аша башлаячак. Бер мәсьәләдә буталып калган чакта хезмәттәшегезнең дөрес юл күрсәтүе үзегезне авыр хәлдән коткарачак.

Чаян (24.10 – 22.11) Акча янчыгында җилләр уйнаса да, иртәгәге көн турында кайгырып утырмагыз: озакламый барысы да яхшы булачак. Әлегә сабырлыгыгызны җыеп, булганына шөкер итегез. Дусларыгыз арасыннан берәү шәп кенә яңалыгы белән күңелегездәге күптәнге шикне куып таратыр. Ялгызлар исә бердәнберләрен табып шатланыр.

Укчы (23.11 – 21.12) Белеп торыгыз: дусларыгыз ирештергән хәбәргә ышанып, ялгыш гамәл кылып куюыгыз бар. Шуңа күрә бик игътибарлы, сак булырга тырышыгыз. Сезне ниндидер очрашу көтә. Шәхси тормышыгызда акрынлап кына зур үзгәрешләргә китерердәй очрашу…

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Күптәннән кичектерелеп килгән эшләрегезне, ничек тә җаен табып, хәл кылып куярга туры килер. Әйтергә кирәк, бик уңышлы килеп чыгар ул. Юкка-барга ышанып, кирәкмәгәнгә шактый гына акча исраф итүегез бар. Шуңа төрле гайбәтләрдән, имеш-мимешләрдән читтәрәк йөрергә тырышыгыз.

Сукояр (21.01 – 19.02) Кайберәүләргә үз тормышларында кара полоса башланып киткән кебек тоелыр. Эштәге вак-төяк күңелсезлекләр сәбәпче булыр моңа. Ләкин артыгын борчыласы юк: инде атна ахырында ук тоннель очында яктылык шәйләнәчәк. Хәзер иң мөһиме – күбрәк вакытны өйдәге эш-мәшәкатьләргә багышлау һәм туйганчы йоклау.

Балык (20.02 – 20.03) Юлыгызда теләк-омтылышларны йөз процентка аңлардай бер кешене очратуыгыз бар. Үзегезне иң яхшы яктан күрсәтү мөмкинлеге дә бирер кебек әле ул. Кыскасы, тормышыгызның иң мөһим чорларыннан берсенә әйләнер кебек бу вакыт. Форсаттан файдаланып калыгыз – һич үкенмәссез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызнамә