Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Гаилә мәктәбе

57 бистәләр, афәрин: Чыршы янында гаилә бәйрәме узды (фото һәм видео)

57 бистәдә яшәүчеләрнең тау ясалган урында чыршы куеп , аның ачылу тантанасын уздырулары турында хәбәр иткән идек. Шул көннән башлап чыршы яныннан балаларның шат авазы өзелми. Бүген исә иске елның соңгы көнен саф һавада озатучыларны Кыш бабай килеп котлады. Берочтан ул гаиләләр белән ярышка да чыкты.

              57 бистәнең актив халкы һәр яңа көннең матурлыгын тоеп калырга, сәламәт яшәү рәвеше белән гомер итәргә тырыша.

"Бәйрәмне берәү дә килеп ясамас,үз күңелебезне үзебез күрик" дигән максатны алга куеп бүген дә авылдашлар быел беренче тапкыр куелган чыршы янына җыелды.

           Педагоглар Миләүшә Аграпова белән Алсу Мирзамөхәммәтова нинди генә уеннар оештырмады да, әти-әниләре белән килгән балаларның күңелен ничек кенә ачмады. Төп оештыручы, җырчы Сирина Исламова исә бик матур җырларын бер-бер артлы бүләк итеп кенә торды. Күмәк чаралардан берәү дә читтә калмады. Олысы-кечесе чыршы тирәли әйләнделәр, ярышларда катнашып, җитезлектә, елдамлыкта көчләрен күрсәттеләр. 

           Саф һавадагы әйлән-бәйләнгә Кыш бабай заманча кар чанасында килде.

Кыш бабай дәрт-дәрманлы, үзе бер дә тик тормады, башкаларны да биетте, җырлатты.

Мондый күркәм бәйрәмне оештыруда район эшмәкәрләре җитәкчесе Алмаз Нурлыевның өлеше әйтеп бетергесез зур. Әле каникуллар алда- ял көннәренең һәрберсен шулай аралашып, авырлыклар алдында баш имичә, күтәренке кәеф һәм файдалы үткәрү планлаштырыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев