Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Гаилә мәктәбе

7 июль көнне «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» бәйрәменә рәхим итегез!

Бу истәлекле көн илебездә 2008 елның 8 июленнән билгеләп үтелә башлады.

Елдан- ел «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» көненең актуальлеге арта бара. 8 июль алдыннан районыбызның иң матур, иң тату парлары барлана, аларның балаларына биргән күркәм тәрбиясе башкаларга үрнәккә куела. 

Быел да район ЗАГС бүлеге Актанышның күркәм гаиләләренә багышланган кичә уздырачак. Бүлек башлыгы Гөлфинә Мөхәммәдиева 7 июль көнне 16.00 сәгатьтә «Пар балдаклар» паркына барлык теләүчеләрне кунакка чакыра. Бәйрәмнең кыскача эчтәлегенә килгәндә, беренче өлештә иң уңган, иң үрнәк гаиләләргә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» медале тапшырылачак. Кичәнең икенче кисәгендә 50, 55, 60 ел бергә гомер иткән 16 гаилә хөрмәтләнәчәк. 

Хөрмәтле райондашлар! Җомга кичендә гаилә кыйммәтләренә багышланган бәйрәмгә рәхим итегез! Ачык һавада, җәйнең иң рәхәт вакытында уза торган бәйрәмдә тату гаилә серләре, мәхәббәт, ярату хисләрен олылаган җырлар, биюләргә зур урын биреләчәк. Якташларыбызның гаилә тарихы сәхифәләрен бергәләп барлыйк! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев