Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Гаилә мәктәбе

Актаныш 1 нче урта мәктәбендә «Әнием – күз нурым!» дип исемләнгән хөрмәтләү кичәсе узды (фотолар)

Һәр баланың тормышында иң изге кеше ул - Әни. Чын күңелдән безне яратучы бердәнбер кеше дә - Әни. Ялгышларыбызны гафу итүче иң олы йөрәкле кеше дә - Әни. Шуңа да ноябрьнең соңгы якшәмбесе Әниләр көне буларак бәйрәм ителәдер.

            Актаныш 1 нче урта  мәктәбендә дә Әниләр көненә карата “Әнием – күз нурым!” исемендә кичә үткәрелде. Әлеге бәйрәмне  6 нчы сыйныф укучылары һәм укытучыларыбыз оештырды.
       Барлык сыйныфларның әниләре дә чарада актив катнашты. Әниләребез төрле уеннарда үз сәләтләрен, җитезлекләрен, осталыкларын сынады. Укучылар рюкзагын күтәреп тә йөгереп карады алар, матур итеп рәсемнәр дә ясады. Бәйрәмгә килгән  әниләребез йөзендә шатлыклы елмаю күреп, без дә сөендек, әниләребезгә карап сокландык.   Һәр сыйныф  Әниләргә җылы теләкләр белән видеоязма әзерләгән иде. Без ул язмаларда иң газиз кешеләребезгә хөрмәтебезне, яратуларыбызны җиткерергә тырыштык.   Кунакка килгән татар аюы безнең бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрде.
    Кадерле  әниләребез хөрмәтенә кызыклы бәйрәм кичәсе үткәрергә ярдәм иткәннәре өчен,  мәктәбебез директоры Резеда Тимергази кызына, тәрбия эшләре буенча урынбасар Илназ Наил улына,  сыйныф җитәкчеләребез Алсу Әнфәс кызы, Гөлшат Дөлфәт кызы, Ирина Риф кызы, Луиза Илдар кызына   зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!
Барлык укучылар исеменнән
 6Б сыйныфы укучысы Сөмбел Ситдикова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев