Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Гаилә мәктәбе

Актаныш гаиләләре «Без тарихта эзлебез» республика шәҗәрә фестивалендә кунак булып катнашты

Казанда, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 8 июльдә билгеләп үтелә торган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан «Без тарихта эзлебез – Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» республика шәҗәрә фестивале узды. Архив эшләре буенча ТР Дәүләт комитеты оештырган әлеге бәйрәмдә Актаныш районы гаиләләре кунак буларак катнашты.

 «Без тарихта эзлебез – Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» дип аталган республика шәҗәрә фестивален  Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты оештыра. Фестивальнең муниципаль этабында өч гаилә катнашкан иде: Иске Богады авылыннан Хөсәеновлар, Күҗәкә авылыннан Хәйретдиновлар һәм Усы авылыннан Нурлыевлар гаиләләре. Нәтиҗәдә, Хөсәеновлар гаиләсе беренче урынга лаек булды. Алар апрель аенда Түбән Кама шәһәрендә узган зона этабында да уңышлы чыгыш ясап, лаеклы рәвештә икенче урынны яуладылар.

7 июльдә әлеге гаиләләр, шулай ук узган ел зона этабында беренче урын алган Газизҗанов-Салиховлар гаиләсе, Казан шәһәрендә узган республика этабында кунак буларак катнашты.

Конкурста җиңүчеләрне һәм лауреатларны Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов сәламләде.

Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитетына, шулай ук республикада традициягә әверелгән фестивальдә катнашучыларның барысына да рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Бу – күпмилләтле гаиләләр яши торган республикабызның рухи яктан никадәр бай булуы үрнәге. Бер зур чәчәк бәйләменә берләшеп, алар бергәләп иҗат итә, эшли һәм дус-тату яши, – дип басым ясады ул. – Әлеге масштаблы фестиваль ел саен тагын да күбрәк катнашучыларны, йөзләгән кешене җәлеп итә һәм үз тирәсенә берләштерә. Гаилә – җәмгыятьнең күзәнәге. Менә шундый гаиләләр, династияләр һәм традицияләр безне тагын да көчле, куәтле һәм максатчан итә».
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев