Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Гаилә мәктәбе

Балалар йөрәген җылытып: районыбызның сыендыручы гаиләләренә социаль-юридик һәм психологик-педагогик ярдәм күрсәттеләр

Бүген районыбызының «Яшьлек» яшьләр үзәгендә Чаллы шәһәрендә урнашкан «Ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның гаилә коруына ярдәм итү, сыендыручы гаиләләрне бала алырга әзерләү һәм аларга ярдәм» үзәге белгечләре районыбыздагы ятимнәрне үзләренә сыендырган ата-аналар белән очрашты. Бу олы йөрәкле гаиләләргә күрсәтелә торган социаль-юридик һәм психологик-педагогик ярдәмнәр турында аңлаттылар.

Сыендыручы гаиләләр белән очрашуны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова ачып җибәрде, Дилбәр Миркасыйм кызы үзара тыгыз хезмәттәшлектәге җитәкче-белгечләргә һәрвакыт теләктәшлек күрсәтеп ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде, сыендыручыларның хезмәтенә лаеклы бәя бирде.

- Ятимнәрне сыендыручы гаиләләр өстендә җаваплылык аеруча зур. Бүгенге очрашу сезгә файдалы булыр дигән ышанычта калам. Кайберәүләр үз баласын карый алмаган вакытта, сез олы йөрәклелек үрнәге күрсәтеп ятимнәргә гаилә, өй җылысы, әти-әни кайгыртуы бирәсез. Быелгы Гаилә елында әлеге мәсьәлә аеруча актуаль. Сез гаиләнең нинди булуын гамәлегез белән күрсәтәсез. Сезнең тәрбиядәге балалар үзләре дә матур гаиләләр корсыннар, балалар тәрбияләп үстерсеннәр. Сезгә түземлек, сабырлык телибез,-диде Дилбәр Миркасыйм кызы. 

Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Актаныш районындагы бүлегеннән Роза Андерьянова сыендыручы гаиләләргә күрсәтелүче дәүләт ярдәмнәре хакында аңлатты.  

"Гаилә төзелешенә ярдәм итү үзәге" директоры Галина Сатаева үз чыгышында Актаныш районында сыендыручы гаиләләр белән эшләү яхшы оештырылуын билгеләп узды. 

Актаныш районында яшәүче 9 гаилә төрле балалар йортларыннан, приютлардан сабыйлар алып кайтып тәрбия кыла. Аларда 31 бала тәрбияләнә. Шулай ук районда 18 опекун гаилә карамагында 23 бала  бар. 6 нәни балалар бакчасына йөри, 40-ы мәктәп укучылары. 8 бала профессиональ һәм югары уку йортында белем ала.

Мондый изге күңелле ата-аналар районыбызда тагы да артуга таба.  2024 елда 6 гаилә ятим балаларны сыендырырга теләк белдергән. Алар бүген "Гаилә төзелешенә ярдәм итү үзәге" белгечләре янына ятимнәр белән эшләү үзенчәлекләренә өйрәтә торган дәресләргә йөри.

Сыендыручы гаиләләр бик активлар. Районда, республикада оештырыла торган чараларда бик теләп катнашалар. Бүгенге очрашуда әлеге эшне оештырган район опека һәм попечительлек бүлегенә, аның җитәкчесе Айгөл Әхтәмовага рәхмәт белдерелде.

Сөйләшүдә "Гаилә төзелешенә ярдәм итү үзәге" юристлары, педагог-психологлары чыгыш ясады. Биредәге ата-аналар анкеталардагы сорауларга җавап бирделәр, үзләрен борчыган сорауларын белгечләргә юлладылар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев