Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Бүген бездә Алтын туй: Районыбызның 50, 65 ел бергә яшәгән парларын хөрмәтләделәр

Районыбызда бик матур традиция яшәп килә. ЗАГС бүлеге районыбызда үрнәк булып озак еллар яшәүче матур парларны хөрмәтләп зур тантаналар оештыра. Алдагысы аның җәй көне Пар балдаклар ял паркында узган иде. Бүген исә Тантаналар залында 5 гаиләне Алтын, Тимер туйлары белән котладылар.

Район ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева тирә-юньдәгеләргә өлге, үзара татулык, хөрмәт белән яшәүче парларны авыл җирлекләре җитәкчеләре аша барлый, парлар белән элемтәгә кереп аларның гаилә тарихлары белән таныша, язмалар әзерли.

Бүгенге алтын туй бәйрәмендә Гөлфинә Баян кызы һәр гаилә белән таныштырып аларның озак һәм бәхетле яшәү серләрен ачты. 50, 65 еллык истәлек китабына имзаларын салып мәхәббәтләрен тагы бер кат яңарттылар. 

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов беренче булып бу истәлекле көннәренә кулга-кул тотынып аяк баскан Рәшит Гарраф улы һәм Зәмфирә Зиннур кызы Хафизовларны тәбрик итте, шулай ук якыннары, балалары, оныклары, туганнары, дуслары белән бәйрәмгә килүче башка парларга изге теләкләрен җиткерде.

- Бергә яшәү дәверендә бер-берегезне хөрмәт итеп, яратып, бүгенге көнгә килеп җиттегез. Россия президенты В. В. Путин 2024 елны Гаилә елы дип игълан итте. Бүгенге бәйрәм менә шушы Гаилә елына старт бирүче чара да булып тора. Матур итеп, балаларыгызга үрнәк, бер-берегезгә терәк булып яшәвегез өчен рәхмәт! Яңа ел яңа бәхетләр, куанычлар алып килсен, бер-берегезгә сыенып озак яшәгез!- дип Ленар Рафак улы Хафизовларны үзенең Рәхмәт хаты белән хөрмәтләде, Зәмфирә Зиннур кызына чәчәк гөлләмәсе, ә Рәшит әфәндегә җылы юрган бүләк итте. 

Мондый ук хөрмәтләүләргә Яңа Әлем авылыннан Ринат Гаянов белән Тәхия Усманова, Куян авылыннан Рәшит һәм Дания Абзаевлар, Адай авылыннан Юныс һәм Илүзә Сәлаховлар лаек булды. Бәйрәмгә алтын туйчылар гына түгел, ә тагы да күбрәк, иңгә-иң куеп 65 ел тормыш иткән Борис һәм Бибинур Юсуповлар да чакырылган иде.

"Миңа әле сезнең бергә торуыгызга җитү өчен дә 8 ел яшәргә кирәк икән, бер кеше гомере диярлек елларны сабырлык, аңлашу белән үткәнсез. Киләчәктә дә балаларыгыз, оныкларыгыз кадер-хөрмәтендә гомер итегез!" дип эчкерсез теләкләрен әйтте Ленар Рафак улы.

Бәйрәм тантанасы Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае артистларының чыгышы белән үрелеп барды. Ахырдан мәртәбәле җуйларын каршылаучы мөхтәрәм парларыбыз Робсон Мусин башкаруындагы җырга кушылып вальс әйләнде.

ФОТОРЕПОРТАЖ биредә- Алтын туйларыгыз котлы булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев