Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Демографияне җайга салып: Районыбызда 150 нче булып туган балага таныклык тапшырдылар

Район ЗАГС бүлегендә бүген тантаналы чара булып узды. Киров авылында яшәүче Ибраһимовларга өченче балаларының туу турындагы таныклыгын тапшырдылар.

Әти кеше өчен нәсел дәвамчысы улы туу аеруча сөенечле. Салават Ибраһимов та үзенең шатлыклы хисләрен яшерми. Үзенең исеменә тәңгәлләштереп нәни баһадирга Азамат исемен кушканнар. Бүген бәхетле әти хатыны Азалияне Актаныш бала тудыру йортыннан чыгару белән район ЗАГС бүлегенә килделәр. Гаиләнең бәхетле мизгелләрен якыннары, ике кызлары да уртаклашты.

Ибраһимовлар баланың туу турындагы таныклыгын Дәүләт хезмәтләре порталының "Суперсервис" хезмәте аша алалар. Әни кешенең шәхси кабинетына бал туу турында белешмә кереп утыра. Азалия шәхси кабинетыннан район ЗАГС бүлегенә гаризасын тутырып җибәрә. Документларны болай рәсмиләштерү бик тиз башкарыла. 

ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева районда узган ел белән чагыштырганда балалар туу саны артуын әйтте. Аллага шөкер, демографик мәсьәлә дә уңай чишелеш ала башлады. 

- Саннар шундый куанычлы, узган елның шушы вакытына 120 бала туган иде, быел менә 150 нче балага туу турында таныклык тапшырдык. Дөньялар яхшыруга таба бара, бала тугач, гаиләдә дә иминлек, сәламәтлек бар дигән сүз. Мондый бәхетле көннәрне бик барлык гаиләләргә күрергә язсын. Ибраһимовларны Азамат уллары туу белән чын күңелдән тәбрик итәбез, - дип изге теләкләрен юллады Гөлфинә Баян кызы. 

 Ибраһимовлар улларын көтеп алганнар, дәүләт программасы нигезендә Киров авылында яңа йорт төзиләр. Икесенең дә эш урыннары бар, Салават "Әнәк" агрофирмасында, ә Азалия Актаныш сөт комбинатында эшли.

Түгәрәк гаилә бәхете әлеге парларны гомер буена озата барсын, әле тагы да ишәергә, авылны яшәтерлек, яшьнәтерлек кыз-уллар алып кайтырга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев