Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Гаилә мәктәбе

Берьюлы ике университетта укыган Фарсель Зыятдинов: «Иң мөһиме- теләк һәм тырышлык!»

«Туган як» музее шушы көннәрдә 400 яңа экспонатка баеды. Якташыбыз, галим, язучы, бик күп төрле һөнәргә ия Фарсель Зыятдиновның тормышы, гомер һәм хезмәт юлы турындагы истәлекләр алар.

                          Качкын мәктәбе ябылганнан соң туган авылында тупланган экспонатларны Актаныштагы музейга күчерәләр. Күптән түгел Фарсель абыйның икенче җәмәгате Венера апа белән улы Айдар “Туган як” музеен баетып Казаннан 330 экспонат алып кайта. Бүген әлеге экспонатларның музейның ике катындагы залларга урнаштырылган. Төп өлеше икенче каттагы залда, ә документлар, архив материаллары- өченче катта. 


                   Музей директоры Мирсил Әһелтдинов журналистларга Фарсель Зыятдиновның шәхси әйберләре тупланган коллекцияне тәкъдим иткәндә танылган шәхес турында бик күп мәгълүматлар җиткерде. Алар сезнең өчен дә кызыклы булыр хөрмәтле укучылар.

ТАЛАНТЛАР ЯНӘШӘСЕНДӘ 

Фарсель Зыятдинов моннан 85 ел элек Актаныш районы Качкын авылында туып үсә. Зөбәер җидееллык мәктәбен, аннан Пучыда урта мәктәпне тәмамлый. Сыйныфташлары арасында тиздән дөньяга таныласы билгеле шәхесләр дә була. Шуларның иң күренеклесе- Татарстанның Беренче президенты Минтимер Шәймиев. Казан Дәүләт университетындагы студент елларында да янәшәсендә татар әдәбияты һәм фән дөньясында тирән эз калдырачак Халык шагыйре Равил Фәйзуллин, галимә , фәннәр докторы Фирдәвис Гарипова, академиклар Рүзәл Юсупов, Марсель Әхмәтҗанов һәм башкалар белән бергә белем ала.

 


                         ҮЛЕМНӘН КӨЧЛЕРӘК

  Урта мәктәпне тәмамлагач, Фарсель Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Тәтештә укыганда студент егетне туган ягы Актанышка практикага җибәрәләр. Яшьнәп торган чагында фаҗигагә тарый ул. Пучыда хуҗалык кырларын агулаганда бер егет шаярып гербицидны иптәшләре өстенә чәчә. Фарсель каты агулана, үпкәсе эштән чыга, аны үлем хәлендә хастаханәгә озаталар. Инвалидка әйләнгән егетне хәрби хезмәткә яраксыз дип табалар. Әмма Фарсель Кавказга хезмәт итәргә җибәрүләрен сорый. 3 елга якын Кавказ тауларында ил алдындагы бурычын үти. Тау һавасы аны аякка бастыра, “Мин Кавказда кеше хәленә кайттым”, дип искә ала иде ди Мирсил Әһелтдинов. 

                           БЕРЬЮЛЫ ИКЕ УНИВЕРСИТЕТТА


                        Ә Казанда сәләтле якташыбыз берьюлы ике уку йортында укый. Аның берсе, алда әйткәнчә, Казан Дәүләт университетының филология факультеты, ә икенчесе- Казан Дәүләт авыл хуҗалыгы институты. “Ничек шулай булдыра алдыгыз?” дигән сорауга “Теләк һәм тырышлык кирәк!” дип бирә Фарсель Зыятдинов. Эш буенча ул үзен бәхетле саный, куйган максатларына ирешә. Кырыкка якын китап авторы ул: егерме әдәби, егерме фәнни китап чыгара. Казан дәүләт финанс институтында кафедра мөдире, профессор буларак, озак еллар студентларга белем бирә.  Һәр ике юнәлеш буенча да зур уңышларга ирешә- Татарстан Республикасының икътисад фәннәре докторы, Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының  Атказанган фән эшлеклесе дигән исемнәре бар. 


             

          МИН СИНЕ ШУНДЫЙ САГЫНДЫМ

Фарсель абый яшьлегендә татар халкының иң яраткан җырларының берсе- "Мин сине шундый сагындым" дигән үлмәс җыр авторы Фирая Зыятдинованы очрата. Әлбәттә, әлеге җырны Фирая апа бергә яшәү дәверендә Фарсель абыйга атап яза. 


                      

  Тормышы вакыйгаларга шактый бай да булса да якташыбызның гомер юлында  фаҗигаләр дә күп була шул. Беренче балалары-кызлары ике яшьтә вакытта агуланып үлеп китә. Фирая апа бу хәлне бик авыр кичерә. Аннан соң Зыятдиновларның өч уллары туа. Матур гына, гөрләшеп яшәгәндә икенче уллары Айваз армия хезмәтеннән кыйналып кайтып керә. Солдатны башына сугып имгәтәләр. Гомеренең соңгы көненә кадәр урын өстендә ята ул. Бу тормыштан китүе дә аянычлы аның. Көтмәгәндә авыру өйдән чыгып китә. Бу вакытта инде Фирая апа вафат, ә Фарсель абый икенче җәмәгате Венера апа белән өйдә булмыйлар. Айвазны бик озак эзлиләр. Берничә атнадан соң гына Биектауга бара торган тимер юл буеннан табып алалар. “Фарсель абый “Улым әнисе янына аны эзләп чыгып киткән, әнисе Биектау зиратына күмелгән иде бит аның”, дип сөйләгән иде бу хакта ди Мирсил әфәнде.  Бу вакыйга әти кешенең күңеленә тагын бер тирән җәрәхәт сала. Авыру булса да Айвазны бик ярата ул, эштән гел аны сагынып кайта торган була. 
 

        БАКЧАЧЫ ФАРСЕЛЬ ЗЫЯТДИНОВ

   Фарсель абыйны без тәҗрибәле, белемле бакчачы буларак беләбез.Ул озак еллар “Яңа гасыр” радиосы аша безне яшелчә, җиләк-җимеш үстерергә өйрәтте. Шундый мөхтәрәм шәхеснең язган хезмәтләре, шәхси предметлары музейның кыйммәтен тагы да арттырыр. 

           ЯДКАРЬЛӘР ЮГАЛМАСЫН


                Мирсил Әһелтдинов Фарсель Зыятдиновны карап, тәрбияләп соңгы юлга озаткан, вафатыннан соң да аның исемен мәңгеләштерү йөзеннән, югалмасын, чәчелмәсен, таралмасын дип, шәхси әйберләрен, документларын, фәнни хезмәтләрен, дәүләт бүләкләрен музейга тапшырган җәмәгате Венера Ибраһимовага, улларына, оныгына олы рәхмәтен җиткерде. 


                   Экспонатлар арасында галим якташыбызга исемләп атап язып бирелгән китаплар, үзенең һәм үзе турындагы публицистик язмалар җыентыклары да бар. 

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ"
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев