Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Гаилә мәктәбе

Гаилә елында беренче никах: Район ЗАГС бүлегендә 2024 елның беренче пары законлы рәвештә ир белән хатын булып теркәлде

Бүген районыбызның ЗАГС бүлегендә шатлыклы вакыйганың шаһитлары булдык: 2024 нче Гаилә елының беренче никахын рәсмиләштерү тантанасында катнаштык. Бәхетле парлар- Актанышбаш авылында яшәүче Данил белән Лилия Хәкимовлар.

Менә районыбызның тантаналар залында Мендельсон маршы яңгырый: Актанышбаш авылының батыр егете Данил Хәкимов белән Иске Җияш авылы гүзәле Лилия Гыйбадуллина бер-берсенә карата булган якты мәхәббәт хисләрен законлы рәвештә рәсмиләштереп кулларына никах таныклыгы алдылар.

Район ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева яшьләрне истәлекле көннәре белән тәбрик итеп аларның никахларын рәсмиләштерде. 

Данил белән Лилия законлы ир белән хатын статусында балдаклар алмаштылар, бер-берсен котлаганнан соң татар халкының иң затлы ризыгы чәкчәктән авыз иттеләр.

Гаилә тормышын алып барганда бер-берсенә чәкчәктәй баллы, тәмле телле, ныклы терәк булып яшәргә сүз куештылар.

Яшь парларны тәбрикләргә әниләре, туганнары да килгән иде. Аларның изге теләкләре матур гаиләне гомер буе озата барсын!

Районыбызның киләчәге Данил белән Лилия кебек яшьләр кулында. Кадет-интернат мәктәбендә параллель сыйныфларда укыганда ук таныш булган сыйныфташларның мәхәббәте еллар үткәч кенә кабына.

Такси хезмәтендә берсе диспетчер, икенчесе таксист булып эшләгәндә мөнәсәбәтләре якынаеп китә. Хәзер алар икесе дә һөнәрле, аякларында нык басып торган хезмәт кешеләре. Данил  "Транснефть прикамье" оешмасында электромонтер, ә Лилия почта бүлегендә хезмәт куя. Мөстәкыйль яшьләр бер-берсенең ниятләрен тормышка ашырырга, бер-берсенә ярдәм итәргә дә әзерләр.

- Агач утырттым, бүген менә гаилә корам, соңыннан авылда өй салырга ниятлим. Ир кешенең бурычларын акрынлап үтәп киләм, үзебезгә дә, башка райондашларга да исәнлек-саулык, сәламәтлек телим,-ди яшь ир статусына ия Данил. 

Лилия исә сөйгәненең фикерләренә куәт өсти:

- Гаилә кору изге эш, шуңа күрә никахыбызны матур итеп рәсмиләштерергә уйладык. Мин Данилга хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итчәкмен,-ди Лилия. 

Гөлфинә Мөхәммәдиева  бәхетле гаиләне котлап "Татар милли ашлары" дигән затлы китап тапшырды, әлеге саллы җыентыктагы милли ризыкларыбыз рецептларын әзерләгәндә Хәкимовлар гаиләсе бүгенге истәлекле көнне хәтерләрендә һәрвакыт яңартып торыр!

- Районыбызда язылышучы парларыбыз, яңа туган балаларыбыз тагы да артыр. Узган елны уңышлы тәмамладык. 2023 елда 153 бала теркәлде, 2022 елга караганда бу сан 30га күбрәк булды. Аерылышучы парлар да, үлем очраклары да кимеде. Быелгы Гаилә елында матур парларыбызны халыкка танытырбыз, 50, 60 ел һәм аннан да озаграк яшәгән парларны яшьләргә үрнәк итеп күрсәтербез,- диде Гөлфинә Баян кызы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев