Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Гаилә мәктәбе

Гаилә мәктәбе дәресеннән: Җәннәт- әниләрнең аяк астында (фото һәм видео)

Бүген район ЗАГС бүлегендә Гаилә мәктәбе кысаларында Әниләр көне уңаеннан чиртаттагы дәрес узды.

             Актанышның беренче санлы мәктәбенең IX сыйныф укучылары алдында район ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева, район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, психолог-мөгаллимә Фәһимә Шәйгәрданова чыгыш ясады. 

                  Тиздән Әниләр көне. Әлеге бәйрәм ел саен ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Әле күптән түгел генә үткәрелә башласа да ул Россия халкы арасында киң яклау тапты. Актаныш районында да җир йөзендәге иң кадерле кешеләребезне хөрмәтләп балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, авыл җирлекләрендәге мәдәният йортларында төрле тантаналы чаралар оештырыла. Район ЗАГС бүлеге дә гаилә кыйммәтләрен ныгытучы, тәрбияви дәрес уздырды. 

                Район ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева укучыларны бүлек тарафыннан башкарыла торган хезмәтләр белән таныштырды. Бала туу, ир-белән хатынның никахын рәсмиләштерү кебек күңелле чаралар белән беррәттән биредә аерылышу, үлем очраклары да теркәлә. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге райондашларны әдәп-әхлакка да өнди торган вәкаләткә дә ия. Шуның мисалы булган гаилә мәктәбенә 2012 елда нигез салынган иде, әлегәчә дәресләр дәвам итә.

- Кеше кайсы гына яшькә җитсә дә, әни аның өчен иң кадерле, иң кирәкле кеше булып кала. Әниләр исән булганда аларны кадерләп калыйк, ә бакыйлыкка күчкәннәрен изге догалар белән искә алыйк. Балалар әлеге дәрестән шуны аңлап кайтсыннар иде. Биредәге кызлар киләчәктә әни, ә егетләр әти булачаклар. Бүгенге кунакларыбыз бәхетле гаилә кору, бәхетле балалар тәрбияләп үстерү өчен сезгә шул хакта үтемле киңәшләрен җиткерер,- диде Гөлфинә Баян кызы.  

              Чыннан да Гаилә мәктәбендә бик мөһим темалар күтәрелде. Район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин үз чыгышында әниләрне хөрмәтләү, әниләрне кадерләп яшәтүнең никадәр олы савап икәнен Пәйгамбәрләр тарихыннан мисаллар китереп, тормыштагы вакыйгалар белән бәйләп аңлатты. Берочтан ир-балалар белергә тиешле әдәп-әхлак кагыйдәләре турында да сөйләде.

            Фәһимә Шәйгәрданова исә кыз балаларга юнәлтеп, аларның киләчәктә әниләр булачагына басып ясап үз чыгышын әзерләгән иде.

Матур тормыш коруга нигез кечкенәдән башлана, бәләкәйдән тәрбияле булып үскән бала олыгайгач, башкаларны хөрмәтләүче, ире яки хатыны белән матур гаилә төзергә сәләтле шәхес булып өлгерә. Шуңа күрә начар гадәтләргә иярмәү, яхшы уку, әти-әниеңә булышу, җаныңа якын һөнәр сайлау, яхшы нәселдән булган кеше белән парлашу- бәхеткә юл гап-гади төшенчәләрдән, максатлардан башлана. 

             Укучылар Гаилә мәктәбендә яңгыраган һәрбер фикерне игътибар белән тыңлап күңелләренә сеңдерде.

Балаларның чыгыш ясаучыларны йотлыгып тыңлавын күргәч Гаилә дәресенең бүгенге чорда аеруча кирәклеге ачык тоемлана. Актанышның беренче санлы мәктәбе укытучылары һәрбер чыгыш ясаучыга олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Очрашу ахырында Гөлфинә Баян кызы укучыларга гаилә кыйммәтләре турындагы китапчыклар тапшырды. чарада катнашучылар бүгенге кичәне мәңгеләштереп фотосурәткә төштеләр. 

               "Актаныш-информ" Гаилә мәктәбендәге очрашуны ВК челтәрендә туры эфирда трансляцияләде.

Әлеге сылтамага кереп сез дә кыйммәтле киңәшләрне ишетә аласыз.

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев