Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Гаилә мәктәбе

Гаиләм — җылы учагым: Якты хискә гомер буе тугры калып

Тирә-ягыбыздагы тырыш, уңган һәм матур итеп дөнья көткән үрнәк гаиләләр бик күп безнең Актаныш төбәгендә.

Гаилә ул — иң мөһим нәрсә. Гаиләсе булмаган кешенең бәхете дә булмый диләр. Гаиләне мин бер зур көймә белән чагыштырыр идем. Андагы кешеләрнең берсе генә төшсә дә, көймә чайкала башлый. Ә тормыш ул —зур диңгез. Бу диңгездә көймә белән йөзәр өчен тырышлык, сабырлык кирәк. Кыскасы, гаилә туры барырга, бөтен авырлыкларны бергә-бергә җиңәргә тиеш. Әтәс җирлеге якларында үрнәкле гаиләләр шактый бихисап!

22 июль көнне Әтәс авыл җәмәгать үзәгендә 50,60, елдан артык бергә гомер кичергән парлар белән «Бергә — гомергә» исеме астында нәфис кичә үткәрелде. Биредә бу җирлекнең күркәм юбилейлы туйларын каршылаган парлары катнашты, алар лаеклы итеп хөрмәтләнде һәм бүләкләнде.

Кичәдә Әтәс авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Эльвира Флүн кызы Насыйрова, Актаныш районы ветераннар оешмасы рәисе Нурулла Гаян улы Нурлыев та катнашты. Алар изге теләкләрен җиткерделәр, матур бүләкләр белән өлкәннәребезне куандырдылар.

— Әлеге мәдәни, тематик чараны үткәрүдә матди яктан ярдәм иткән «Әнәк» агрофирмасы һәм «Чәчер» хуҗалыклары җитәкчеләренә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, — ди Әтәс авылы китапханәчесе, чараны әзерләүче һәм алып баручы Мәүҗидә ханым Гарипова.

Күркәм гомер бәйрәмнәре җыр-моңнар, күңелләргә үтеп кергән шигырьләр белән бизәлде. Юбилярларның бу кадер-хөрмәткә бик тә күңелләре булды, алар котларга килгән якташларына рәхмәтле булуларын әйттеләр.

Районыбызда яшь һәм урта буын вәкилләренә үрнәк булырлык күркәм тормыш һәм хезмәт юлын үткән гаиләләр күп булуы шатландыра!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев