Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Гаилә мәктәбе

Иске Бикчәнтәйдән Гатиннар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә ханымның кабул итүендә катнаша

Бүген Иске Бикчәнтәй авылында яшәүче Фирдәвис һәм Рәхилә Гатиннар районыбызның үрнәк гаиләсе буларак Казанда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә ханымның тантаналы кабул итүендә катнашты.

Республиканың иң үрнәк гаиләләрен хөрмәтләү Татарстан көне уңаеннан ел саен уздырыла. 

Быел әлеге бәйрәм бүген, 25 август көнне Казан Кремлендә үтә. Тантаналы кабул итүдә республикабызның шәһәр- районнарыннан килгән 500 пар катнаша. 

Фирдәвис һәм Рәхилә Гатиннар 1993 елның 1 июлендә өйләнешәләр. Шушы мәхәббәтле, сөюле елларда 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Гаилә башлыгы Фирдәвис Мөгътәс улы «Әнәк» агрофирмасында агроном булып эшли. 34 ел хезмәт стажына ия ул. Әтәс авыл җирлеге Советы депутаты да булып тора.

Хатыны Рәхилә Ситдыйк кызы ире эшләгән агрофирмада хисапчы. 30 еллык хезмәт стажына ия ханым Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазе һәм район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

Гатиннарның 3 балалары да югары белемле. Гаиләдә бирелгән гомумкешелек сыйфатлары, хезмәт сөючәнлек, максатчанлык ыз -улларына тормышта үз юлларын табарга ярдәм итә. 

Райондашларыбызны шушы мәртәбәле тантанада катнашулары белән котлыйбыз. Рәхәтләнеп, изге теләкләр, котлаулар кабул итеп, киләчәкне яктыртып торачак мизгелләрдән дәрт-дәрман алып исән-сау гына туган ягыбызга кайтып җитүләрен көтеп торабыз. 

Гатиннарның тату, уңышлы гаилә серләре турында яңа язмалар әзерләрбез әле. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев