Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Гаилә мәктәбе

Куян авылында яшәүче Фирдәвис һәм Наилә Әхмәтовлар «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнде

Бүген районыбызда зур бәйрәм - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантана уза. Актанышның «Пар балдаклар» аллеясы районыбызның иң күренекле, хөрмәтле парлары, аларның балалары, онык-оныкчыкларының шат авазыннан гөрләп тора.

Кичәне матур шигырь юллары- мәхәббәткә дан җырлаган асыл сүз- мәкальләр белән кичәнең төп оештыручысы Гөлфинә Мөхәммәдиева башлап җибәрде. 

2008 елдан билгеләп үтелә торган истәлекле көндә ел саен районыбызның иң күркәм парлары «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнә. Быел әлеге хөрмәтләүгә Куян авылында яшәүче Фирдәвис һәм Наилә Әхмәтовлар лаек булды.

Әхмәтовлар гаиләсе райондашларыбызга яхшы таныш. Гөлфинә Баян кызы әлеге гаиләнең төзелү тарихы,  казанышлары белән таныштырды. Әхмәтовларны республика җитәкчелеге, район Советы, башкарма комитет исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов тәбрикләде, аларга Гаилә, мәхәббәт, тугрылык билгесе- ромашка рәсеме төшерелгән истәлек медале, диплом, чәчәкләр гөлләмәсе һәм бүләк тапшырды:

-Бүгенге бәйрәмдә хөрмәтләнүче райондашларыбыз матур итеп яшәүләре, тәрбияле балалар үстерүләре белән безгә үрнәк күрсәтәләр. Үрнәк гаилә булуыгыз, куйган хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Киләчәктә дә сезгә озын гомер телим, сәламәт булыгыз, -диде Рөстәм Алмаз улы.

Фирдәвис Гаяз улы әлеге мәртәбәле бүләккә тәкъдим итүләре, хөрмәтләре өчен район җитәкчелегенә олы рәхмәтен әйтте. 

Айнур Гыймадиев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев