Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Гаилә мәктәбе

Ләйсән һәм Мирзаханиф Кадыйровларның гаилә тарихыннан: Алтын туй- озак яшәгән парларның бәрәкәтле хезмәте белән яуланган хезмәт җимеше ул

Кадыйров Мирзахәниф Тимер улы белән Кадыйрова Ләйсән Баян кызының бергә гомер итүләренә 50 ел. Алтын туйлары уңаеннан бүген Кадыйровлар гаиләсе бик күп котлаулар кабул итте. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов та әлеге матур парларны тәбрикләп үзенең рәхмәт хатын һәм бүләкләр тапшырды. Ләйсән апа Кадыйрова гаилә тарихлары белән безне дә таныштырды.

Аллаh Тәгаләнең беренче кешесе Атабыз Адәмне юктан бар иткән hәм җәннәткә урнаштырган. Кешегә куаныч итеп ир - атның үзеннән хатын - кыз Һаваны бар иткән. Аллаhы Тәгалә әйтте: “Аллаhның аятьләреннән, ул сезгә тынычлык табу өчен, сезнең үзегездән хатыннар яратты hәм арагызда Мәхәббәт вә мәрхәмәтлек булдырды” - (Рум 21)
Икенче бер аятьтә Аллаh: “Үзегездән ирсез хатыннарны hәм хатынсыз ирләрне никахлаштырыгыз”, - дип әйтә. Җир йөзендә булган барча нәрсәләр дә парлы, Адәм балалары да парлы булырга тиешләр.
Шуңа күрә дә йөрәк икенче яртысын эзли. Пәйгамбәребез әйтте: “Дүрт нәрсә пәйгамбәрләрдән калган гадәт булып тора”: “Тыйнаклык, исле майлар куллану, теш чистарту һәм никахлашу.”
Никах - җан һәм тән тынычлыгы. Коръән буенча гаилә -ул бәхет һәм җан тынычлыгына ирешү юлы. Әлхәмдулилләһ, без дә Аллаһ язган тәкъдиребезгә буйсынып бер-беребез белән очрашып, 1973 елның 28 декабрендә бер гаилә булып парлы тормышыбызны башлап җибәрдек. 

Мин үзем Алабуга медицина училищесын тәмамлап Яңа Әлем авылында акушерка булып эш башладым. Иптәшем Мирзаханиф Тимер улы “Кызыл көч”  колхозында яшелчә бакчасында бригадир булып эшли иде.
1975 елда Актаныш авылына күчеп килдек, мин больницада, иптәшем Мирзаханиф “Үзәк” колхозына зоотехник булып эшкә урнаштык. Икебез дә эшеләребездә  уңышларга ирештек. Тырыш хезмәтебезне күрә белделәр, Әлхәмдулилләһ. Хезмәтем җимеше буларак-  Россия Федерациясенен сәламәтлек саклау отличнигы" исемен бирделәр. Бүләгемне Фәрит Мөхәммәтшин үзе кулыма тапшырды, иптәшемнең дә хезмәт җимешләре бик күп булды, һәр ел саен район Почет тактасында фотолары торды. Мактау кәгазьләре дә бик күпләр. Чит илгә путевка белән бүләкләделәр. Хезмәт стажларыбыз - минеке 36 елдан артык, иптәшемнеке 42 ел стаж белән лаеклы ялга чыктык. Эштән туктагач Җәмигь мәчетендә белем алып, укуымны Казан шәһәренең югары Мөхәммәдия мәдрәсәсендә дәвам иттем. Хәзер инде узем авылдашларыма дин сабакларын өйрәтәм. Ислам диненең асылын төшендерегә тырышам. Икебез дә намазда, Әлхәмдулилләһ. Хаҗ сәфәрен кылдык.
Гомер көзенә пар канат белән керү, балалар, оныклар рәхәтен парлап тату олы бәхет. Шул дәвер эчендә  Кадыйровлар  ике бала -ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр. Икесе дә югары белемле белгечләр, уллары ветеринар врач, кызлары врач невропотолог. Аларның һәр икесенең үз тормышлары, гаиләләре бар. Бүгенге көндә Кадыйровлар -дүрт оныкның кадерле дәү әнисе, дәү әтисе.
Эш, гаилә, балалар үстерү-  шатлыклы да, кыен да булган мизгелләре белән гомернең узганын да сизми калганбыз, ди алар.
Яшь чакта ничек тә үтә, олыгайган көннәрдә бер-береңә тагын да ныграк кирәк булуыңны аңлыйсың. Эштән башканы белмәдек, һәр көнебез хезмәттә узды.
Алтын һәрвакыт иң кыйммәтле металларның берсе санала. Ул ниндидер авыр хезмәт белән яулап алган мөһим биеклекне гәүдәләндерә. Менә шуңа күрә дә “Алтын туй”- озак яшәгән парларның бәрәкәтле хезмәте белән яуланган җимеше ул.
Хөрмәтле Ләйсән апа, Мирзахәниф абый! Үзегез яулап алган матур, бәрәкәтле тормышыгызда  саулык, сәламәтлек, җан тынычлыгы белән гомер кичерергә язсын! Алтын туегыз котлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев