Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Гаилә мәктәбе

Махсус хәрби операциядән ялга кайткан райондашыбыз Гашыйклар көнендә гаилә корды

Калмаш авылы егете Руслан Гайсин махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән үк ут эчендә. Хәзер исә вакытлыча ялга кайткач сөйгәне Илсөяр белән кавышып гаилә корып җибәрәләр. Туй көненең датасын истәлекле көнгә туры китерәләр, афәрин, яшьләребез!

Бүген- Гашыйклар көне. Әлеге бәйрәмне өлкәннәр бик кабул итеп бетермәсә дә, халкыбыз, бигрәк тә яшьләр 14 февраль- Гашыйклар көнен яраткан кешесен кадерләү, хөрмәтләү өчен бер матур бәйрәм дип кабул итте. 

Нәкъ тә бүген районыбызның Калмаш һәм Әгъбәс авылларында туып- үскән Руслан белән Илсөяр мәхәббәт хисләрен законлаштырып гаилә учагын тергезеп җибәрделәр.

Руслан Гайсин махсус хәрби операциядән вакытлыча ялга кайткан батыр сугышчыбыз, сөйгәне Илсөяр белән әти-әниләре, туганнары белән 11 февральдә никах туе уздырдылар, бүгеннән закон алдында да ир белән хатын алар.

Чаллы шәһәренең Никахлашу сараенда тантаналы төстә бер-берсен гомер буена кайгыртып, яратып яшәргә вәгъдә бирделәр. 

Кыю һәм батыр солдатыбыз Руслан Рамзис улы Башкортостан Республикасының Алкино хәрби частенда солдат хезмәтен үтәгәндә хәрби тормышка чын-чынлап гашыйк була. Киләчәк тормышын да хәрби юл белән бәйли. Украинада неонацизмга һәм денацификациягә каршы көрәш башлану белән  ут эченә керә ул. 

Менә шундый геройның хатыны булырга риза булган сөйгәне Илсөяр иренең исән-сау җиңүләр яулап кайтуын тели.

Без дә яшьләребезгә иң изге теләктә- бу сугышлар тизрәк тукталсын, сугышчыларыбыз исән-сау туган ягыбызга кайсыннар. Руслан белән Илсөяр кебек яшь парларыбыз өлфәт мәхәббәт белән сау-сәламәт балалар табып үстерсеннәр, гаилә бәхетендә, тигезлектә озын гомер кичерсеннәр дигән теләктә калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

1

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев