Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Гаилә мәктәбе

ПАР КАНАТЛАРЫ ТАЛМАСЫН: Саф мәхәббәт, бәхет эчендә

Гомер бер генә, сөю мәңгелек. Хак әйтелгән. Бүген Актанышның ЗАГС бүлегенең мәһабәт залында зөбәрҗәт, алтын һәм бриллиант туйларын каршылаучы районыбызның үрнәкле парларын тәбрикләү тантанасы шаулап-гөрләп узды.

Юбилярларны Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов котлады, матур-матур бүләкләр, гөллләмәләр тапшырды. Соклангыч тантаналы чараны ЗАГС җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева алып барды һәм һәр гаилә белән якыннан таныштырды.


Мәдәният йортының сәхнә осталары бәйрәмне күркәмләде. 


Пар канатлы, сикәлтәле гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы, киң күңелле, ачык йөзле, тормышка өмет белән караган, бер-берсен яратып, күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәүче гаиләләр Актаныш төбәгендә бихисап. 50, 55, 60 елллар дәвамында бер-берсен аңлап, яратып, ихтирам итеп яшәгән гаилә парлары бөтен кешеләрдә соклану хисе уята.


 Киләчәктә дә гомер юлларыгызда дистәләгән язлар, җәйләр, кузләр һәм кышларны парлашып каршы алырга Ходай насыйп итсен!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев