Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Гаилә мәктәбе

Районыбызның 100 нче баласы: Бүген ЗАГС бүлегендә Маннановларга улларының туу турындагы таныклыгын тапшырдылар

Алтын көзнең иң матур һәм иң ямьле көнендә Маннановлар гаиләсе көтеп алган уллары белән ишәйде. Әтисе белән әнисенең олы куанычлары район ЗАГС бүлегендә 2023 елда туган 100нче бала булып теркәлде.

Район ЗАГС бүлеге түгәрәк сан белән теркәлгән сабыйларның әти-әниләренә бәйрәм ясап туу турындагы таныклыкларын тантаналы төстә тапшыруны гадәткә кертте.

Бүген әлеге бәхетле мизгелләрне Актаныш авылында яшәүче Маннановлар гаиләсе белән бергәләп кичердек. 

Яраткан кызлары Диләрәгә энекәш, нәсел дәвамчысы- уллары Даниэльнең туу турындагы таныклыкларын тантаналы төстә кабул итеп алырга Динар һәм Ильгина Маннановлар әти-әниләре, туганнары белән бергәләп килгән иделәр. 

Район ЗАГС бүлеге башлыгы Гөлфинә Мөхәммәдиева 13 сентябрь көнне дөньяга аваз салган Даниэльне туган көне белән тәбрикләп, әти-әниләренә изге теләкләрен җиткерде. Маннановларга гаилә иминлеге, тынычлык, сәламәтлек белән газизләрен бәхетле кешеләр итеп үстерүләрен теләде. Туу турындагы таныклык белән бергә һәр гаиләнең өстәл китабына тиң "Татар халык ашлары" җыентыгын бүләк итте.

Кода-кодагыйлар өчен бишенче оныклары туу олы сөенеч. Балаларының куанычларын уртаклашып алар да кияү-киленнәренә, ул-кызларына бәбиләрен кешелекле, кечелекле егет итеп тәрбияләүләрен теләделәр, яшь гаиләгә ярдәм итеп торырга вәгъдә бирделәр. 

Гөлфинә Мөхәммдиева хәзерге заманча технологияләрнең тормышыбыз өчен зур ярдәм булуын билгеләп үтте. Әйтик, Даниэльнең әнисе Ильгинаның "Дәүләт хезмәтләре" порталында теркәлүе күп кенә уңайлыкларга юл ачкан. Бала тудыру йортында бәбиләгәннән соң Ильгинаның документлары инде ЗАГС бүлегендә автомат тутырылган. Бары баланың исемен, кайда тууын гына  язасы калган.

- Дәүләт хезмәтләре порталында "Суперсервис" гамәлгә ашырыла. Хастаханәдә бала тапкан ананың дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетында бу мәгълүмат автомат рәвештә барып утыра. Гариза, бала туу турындагы белешмә әзер дигән сүз. Бу мәгълүматлар ЗАГС бүлегендә дә күренә. Без әнигә шалтыратабыз, җитмәгән документлар белән әти кешенең килүен сорыйбыз. Дәүләт хезмәтләрендә теркәлгән әти-әнигә дә, безнең хезмәткәрләргә дә бу бик уңайлы,- диде Гөлфинә Баян кызы.

Әлегә бу хезмәт баланың туу турындагы таныклыгына гына бәйле, соңрак башка төр мөрәҗәгатьләр дә автоматлаштырлачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев