Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Гаилә мәктәбе

Татарстан Рәисенең кабул итүендә катнашкан Фирдәвис һәм Рәхилә Гатиннар: Без- бик бәхетле гаилә!

Бикчәнтәй авылында яшәүче Фирдәвис һәм Рәхилә Гатиннар Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә ханымның тантаналы кабул итүендә хөрмәтләнеп кайттылар. Әлеге үрнәк гаиләнең республикабызның 500 иң яхшы гаиләсе арасына керүе зур горурлык. Казандагы мәртәбәле мәҗлестән кайтканнан соң Гатиннар янына без «Актаныш-информ» журналистлары да барып килдек.

Фирдәвис һәм Рәхилә Гатиннарның Бикчәнтәй авылын яшәтүче, яшәртүче ныклы гаиләләрнең берсе икәненә алар яшәгән йорт-ихатаны күргәч үк инанасың. Матур төзек ике катлы йорт, агачларга, яшелчә, җиләк-җимешләргә төренеп утырган бакча, абзар тулы мал-туар, кош-корт. Боларның барысы да тырыш хезмәт, көнне-төнгә ялгап эшләү нәтиҗәсе икәнен барыбыз да аңлый.

Фирдәвис тә, Рәхилә дә «Чәчер» хуҗалыгында эшлиләр. Гаилә башлыгы агроном, хуҗабикә саннар дөньясында кайный, хисапчы. Бигрәк тә язгы, көзге кыр эшләре вакытында эшләре тынгысыз, иртә белән чыгып китәләр, кичен генә кайталар.

«Аллага шөкер, балалар барысын да эшләп куя, маллар караулы, сыер савылган. Әзер ашауга гына кайтабыз. Бик рәхәт», диләр алар бер авыздан. Әйе, балалары да үзләренә ошаган, эш рәте беләләр. Рәвис Чаллыда техникум тәмамлагач, «Әнәк» агрофирмасында комбайнчы, ә кызлары Резеда Әтәс мәктәбендә математика, физика, информатика укыта.

Туган җирдә яшәүнең олы бәхетенә төшенеп үскәннәр, шуңа да күпләр авылдан киткәндә, Рәвис тә, Резеда да авылда төпләнүне хуп күргән. Олы уллары Рөстәм Түбән Кама шәһәрендә эшли, ял вакытлары аның да авылда уза.

— Безгә Казанга, Татарстан Ресубликасы Рәисе белән очрашырга барырга дигәч, аптырап калдык. Бездән дә лаеклырак гаиләләр бардыр бит районда диештек. Зурлап тәкъдим итүләре өчен рәхмәт. 

 

— Казанда ничек каршы алдылар, бәйрәм ошадымы, нинди тәэсирләр белән кайттыгыз?

 

— Безне, чакырылган 500 гаилә белән башта республика ЗАГС бүлегендә бик җылы каршы алдылар. Чәйләр әзерләннәр иде, анда ял иткәннән соң, автобусларга утыртып Казан Кремленә алып киттеләр. Бик матур тантана булды. 

 

— Иң тәэсирләндергән мизгелләр белән уртаклашыгыз әле.

— Рәисебез белән очрашуда республикабызның үрнәк күпбалалы гаиләләре турында сөйләделәр. 13-әр ятим бала алып үстерүче парлар бар икән. Аларның үксезләргә ничек тәрбия бирүләрен тыңлаганда күңелләр тулды. Бөтен кеше дә андый гамәлгә бара алмый. Алар- чын геройлар!

Гатиннар очрашуда бирелгән истәлек бүләкләрен дә күрсәттеләр. Балдаклар кигерелгән, бизәкле көмеш фужерлар гаиләнең буынннан-буынга күчә торган кадерле ядкаренә әйләнәчәк.

— Шушы фужерларны тотып балаларның туйларында бәхет телисебез килә,- ди Фирдәвис.

 Әйе, ата-ананың бөтен яшәве балалары өчен. Кыз-улларын Гатиннар тәртипле, игелекле, ихтирамлы булып үссеннәр дип тырышканнар. Моңарчы йөзебезгә кызыллык китермәделәр, моннан соң да шулай булсыннар, дип тели газизләре. Үзләре исә ата-ана хакын хаклап төп нигезне саклаучылар алар.

Фирдәвис белән Рәхилә туйда танышалар. Икесе дә Әтәс мәктәбендә укысалар да бер-берсен якыннан белмиләр әле. Фирдәвис сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганда, Рәхилә Чирү башлангыч мәктәбеннән Әтәскә укырга гына килә. Танышу сәгатьләрен язмыш егет белән кыз булып өлгереп җиткән вакытка тәгаенләгән икән. Казан Дәүләт авыл хуҗалыгы институтының икенче курсында укучы Рәхиләне икетуган апасы үзенең туена- Бикчәнтәйгә чакыра. Туйда кияүнең дусты Фирдәвис тә була. Менә шунда яшьләр бер-берсен ошатышып кала. Тора-бара дуслык мәхәббәткә әверелә.

Хисләре авыр вакытларда сыналып ныгый гына. Фирдәвиснең әнисе вафат булып бер ел үткәч, әтисе дә каты авырый башлый. Үзе исән чакта Могътәс абыйның улын өйләндереп, башлы-күзле итәсе килә. Олы кешенең сүзен җиргә салып таптамый яшьләр. Шулай итеп төп нигезгә килен төшә. Озак та үтми, бабай вафат була. 90 нчы елларның авырлыгын җиңә-җиңә гаилә тергезә яшьләр.

— Фирдәвис нык әйбәт ир булды, -ди Рәхилә.

— Әйбәт ир ничек була ул?- дип сорыйбыз шаяру катыш бәхетле хатыннан.

 

— Фирдәвис кебек була,- ди Рәхилә, һәм ире турында сөйли, — Бер-бер артлы балалар туды, аларны карашырга яныбызда әти-әниләр юк иде. Фирдәвис миңа шул чакларда бик булышты. Балаларны икәүләп үстердек. Миңа бик йомшак булды ул, беркайчан авыр сүз әйтмәде. Бик әйбәт яшәдек, бер-беребезгә юл куйдык.

Фирдәвис исә Рәхиләсен мактый:

— Тормыш хатын-кыздан тора, хатыннан уңдым,- ди ул,- Ир кеше өй салырга, агач утыртырга, бала үстерергә тиеш, дигәннәр бит, тырыштык, бар тормышыбызны балалар тәрбияләүгә багышладык дисәң дә була. Өй салганда балалар үзләре бик булышты. Йортыбызны гаилә белән салдык. 

Кызлары Резеда исә безнең әти-әниләребез шундый үрнәк булганга без бик шатбыз ди:

-Әти-әниебез безне-балаларын һәр кешегә хөрмәтле, бу дөньяга рәхмәтле булырга өйрәттеләр. Кечкенә вакытта шаярышып та ала идек. Мине абыйларым карап үстерделәр, бишектә мине тирбәтә-тирбәтә үзләре йоклап китә торган булганнар. Аллага шөкер, без бик бәхетле кешеләр, бик тату яшибез. 

30 ел бергә гомер итсәләр дә, бер-берсеннән бер туймаган Фирдәвис белән Рәхилә. 

-Бу еллар сизелмәде дә, яңа гына өйләнешеп, яңа гына яши башлаган кебек, балаларга карагач кына үзеңнең яшь түгеллегеңне аңлыйсың. Безнең гаилә бик бәхетле. Инде балаларыбыз да бәхетле гаилә корсыннар, безне оныклар белән сөендерсеннәр,-ди Фирдәвис белән Рәхилә.

Амин, шулай булсын, гаилә учагыгызның бәхете озын гомерле, буыннан-буынга күчә торган бәхет булсын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев