Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Гаилә мәктәбе

Актаныш районындагы традицион гаилә кыйммәтләрен пропагандалау һәм гаилә институтын ныгыту республика буенча үрнәккә куелды

Югары нәтиҗәләргә ирешү, ничек кенә баналь яңгырамасын, фидакарь һәм системалы эшчәнлек белән бәйле. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе коллегиясендә традицион гаилә кыйммәтләрен пропагандалау һәм гаилә институтын ныгыту үрнәк итеп куелды.

               Бу мөһим һәм әһәмиятле эшчәнлек беренче чиратта турыдан-туры Актаныш районының ЗАГС бүлеге белән бәйле. 10 елдан артык ЗАГС бүлеге яшь буынга- мәктәп укучылары белән «Гаилә мәктәбе» дәресләре уздыра.  Балал тудыру йортына барып елның беренче, илленче, йөзенче булып туган баласын бәйрәмчә каршы алу, аның әти-әнисенә туу турындагы таныклыкны тантаналы төстә тапшыру матур традициягә әверелде.  

         Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе коллегиясендә районыбызда әлеге эшләр турында җентекләп сөйләде.

Ленар Рафак улы үз чыгышында ай саен, хәзер кварталга бер тапкыр үткәрелүче  авыл җирлеге башлыклары, табиблар, фельдшерлар, ЗАГС бүлеге, социаль яклау бүлеге, мәгариф учреждениеләре белән берлектә үткәрелүче 25 форма-киңәшмә турында да яктырты. Әлеге чарада демография торышына- җирлекләрдәге туу, үлем очракларына, язылышу- аерылышу фактларына, авыр гаиләләр белән эшчәнлеккә нәтиҗә ясала. Күп кенә районнарда мондый чаралар юк.

Квартал йомгаклары буенча иң үрнәк авыл җирлегенә  пар күгәрчен сыны тапшырылып үтү  уңай яктан бәяләнде.

Реклама

          Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова катнашты.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина Актаныш районындагы ЗАГС эшчәнлегенә уңай бәя бирде.

Татарстан Республикасында 20 авыл районы арасында Актаныш районы икенче урынга лаек булды. Бәйгегә нәтиҗәләр чыгарылганчы, чараларны барлаудан тыш өч елга бер тапкыр ТР Юстиция министрлыгы документларны, акт язуларын, аларның дөрес эшләнелеше буенча тикшерелә. 

         -  Үзебезнең хезмәткәрләр белән ЗАГС эшчәнлеген алга таба яхшыртырга тырышабыз. Берничә ел элек безнең район ЗАГСы унынчы урында иде, узган ел 4нче урынга мендек. 2022 нче ел йомгаклары буенча безнең коллектив икенче урынга лаек булды. Бу бер генә кешенең хезмәте түгел, коллективның уртак эшчәнлеге. Алга таба да  шулай аңлашып, халыкны кабул итү юнәлешендә аңлашып эшләргә язсын иде,- диде район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева. 

      Коллегиянең иң матур мизгеле коллегиянең Чебоксар шәһәрендә узган "Иң матур гаилә" фестивалендә 14 регион арасында өченче урынны яулаган Алмас һәм Венера Сабитовлар  гаиләсен тәбрикләү булды. Алар әлеге мәртәбәле бәйге белән беррәтән "Ел гаиләсе" Бөтенрәсәй конкурсына да катнашып җиңү яуладылар. Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева 13 бала тәрбияләүче Сабитовларга җиңүче дипломын һәм Татарстан Президенты ярдәме белән әзерләнгән "Форд-транзит" автобусының ачкычларын тапшырды.

- Сабитовларның гаилә девизы- бердәмлек һәм балаларны зур тормыш юлына аяк бастыру. Мн аларга һәм барлык районыбыз гаиләләренә исәнлек, саулык телим. 2023 елда язылышучылар күбрәк, аерылышучылар азрак булсын, ЗАГСның матур залларында, матур чараларда гына очрашырга, гаилә кыйммәтләрен саклау юнәлешендә  матур итеп эшләргә язсын,- дип Гөлфинә Баян кызы коллегия утырышынан алган тәэсирләре сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев