Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Гаилә мәктәбе

Тату гаилә татлы җыр кебек: Бүген районыбызның биш гаиләсе алтын, зөбәрҗәт, тимер туйларын бәйрәм итте

Районыбызның Тантаналар залында бүген зур бәйрәм узды. 2024 елда Актаныш, Аеш, Яңа Кадермәт авылларында яшәп алтын, зөбәрҗәт, тимер туйларын каршылаган парларны Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов тәбрик итте.

Районыбызның ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева  традицион гаилә кыйммәтләрен саклау, озак еллар бер-берсен хөрмәтләп яшәгән парларны хөрмәтләү, башка райондашларга үрнәк итеп күрсәтү максатыннан 50, 55, 60, 65 ел тату яшәүчеләрне чакырып бәйрәм тантаналарын оештыра. Бүген бу истәлекле чараның кунаклары- 50 еллык гаилә тарихына ия Мирзахәниф һәм Ләйсән Кадыйровлар, Яңа Кадермәт авылыннан Мөдәрис белән Алмазия Низамовлар, Аеш авылыннан Рәфит һәм Флүсә Ситдиковлар, 55 ел уртак гомер кичерүче Мөдәллиф белән Рәфига Галимәрдәновлар, 65 еллык гаилә тарихына ия Рәзиф һәм Мөслимә Нургалиевлар булды. Гөлфинә Баян кызы һәрбер гаиләнең төзелүе, ир белән хатынның уңышлары, балалары турында мәгълүматлар җиткерде. Ярты гасырдан артык гомер юлларын бергә узган апа-абыйлар ЗАГС кәгазенә тагы бер кат имза салып бүгенге көнне мәңгеләштерде.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов үрнәк парларыбызга бер кеше гомере кадәр бергә матур итеп яшәүләре, тәртипле, җәмгыятькә файдалы балалар, оныклар, оныкчыклар тәрбияләп үстергәннәре өчен рәхмәт белдерде:

- Гомер ул яшен яшьнәгән кебек бик кыска мизгел генә. Шушы гомерегезне бер-берегезгә терәк булып, яратып, бер-хөрмәт белән яшәвегез олы байлык. Быелгы елны  Гаилә елы дип игълан иттеләр. Ә сезнең гомер буена Гаилә елы булган. Алдагы көннәрегез шатлыклы, куанычлы булсын,балалар, оныклар бәхетенә сөенеп яшәгез. Илләребез тынычланып, МХОдәге егетләребез дә исән сау кайтып сезнең кебек гаиләләр корып озак яшәсен иде,- дип изге теләкләрен әйтте, соклангыч парларга чәчәк гөлләмәләре белән рәхмәт хатлары, җылы юрган тапшырды.

Ленар Рафак улы республикага өлге булырдай гаилә кыйммәтләрен чагылдырган мондый тантаналарны оештырган Гөлфинә Мөхәммәдиевага рәхмәт белдерде.

Балалар, оныклар, күршеләр, авылдашлар өчен дә алтын туйлар олы вакыйга. Бүгенге бәйрәмгә якыннары  гаиләләрне берсеннән-берсе матур чәчәк гөлләмәләре белән котларга килгән иделәр. Изге теләкләре, якты йөзләре, тәмле сүзләре белән алар да юбиляр парларга рәхмәт хисләрен җиткерделәр.

Районыбызның мәдәният сарае хезмәткәрләре бәхетле язмышлы парларны котлап туган якка, сөйгән ярга мәхәббәт турындагы җырларын башкардылар, бәйрәм тантанасы парлы вальс һәм күмәк фотога төшү белән тәмамланды. 

Ләйсән Газизова фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев