Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Гаилә мәктәбе

Урын өстендәге ирен караучы Нурания: Бездән дә авыррак гаиләләр бар, инвалид балалар да җитәрлек

Теләкәй авыл җирлегендә 51 инвалид исәптә тора. Аларның дүртесе I төркем инвалид, 22-ce II төркем, калганнары III төркем авыру. Бүген Теләкәй авыл җирлегендә яшәүче мөмкинлеге чикләнгәннәр белән очрашуга баргач Фәйрүзә Разетдинова урын өстендә ятучы Илһам Гафуровның йортына барып, хәлен белеп кайтты. Авыл җирлеге башлыгы Илүс Гайнетдинов алдан ук күчтәнәчләр әзерләгән, аны да Илһам абыйга һәм аның хатыны Нурания апага тапшырдылар.

 

- 1996 елда өйләнешкән идек, өч бала үстердек. Балаларыбыз башлы-күзле, безгә булышып торалар. Башта балалар өчен дип яшәдек. Үзебез өчен дигәндә генә, Илһамга инсульт булды,- ди ире өчен җан атып торучы Нурания ханым.

Илһам Гафуров ике тапкыр инсультка дучар була. Беренчесеннән соң тернәкләнеп аягына баса. Ә икенчесеннән инде ятып кына тора. Чаллыда дәваланганда коронавирус белән дә авырый. Хастаханәдән кайткач, табиблар өйрәткәнчә, Нураниясе белән физзарядкалар ясыйлар. Кәефе булганда сөйләшә, көлә дә әле ул, ди хатыны. 

Нурания ханым "Таң" хуҗалыгында эшли. Яраткан эшеннән ире янына йөгереп кайта, аны карый, тәрбияли. Гел ятып торучы авыруларда була торган "пролежни"лары да юк. Хатын район үзәк хастаханәсенең "Ашыгыч ярдәм" хезмәтенә бик рәхмәтле. "Тәүлекнең кайсы вакыты булса да, шалтырату белән килеп җитәләр. Үземнең дә кан басымым уйнап тора, бик тыгыз чакларында киңәшләре белән дә дәвалыйлар", дип күңелендәгеләрне әйтте ул.

Гаиләдәге ир дә, хатын да гомер буена барысын да үз көчләре белән булдырырга күнеккән. Моннан ике ел элек Илһам абыйга инсульт булып урын өстенә калганнан соң да беркемнән дә ярдәм сорамаска тырышып яшиләр, хәтта социаль пакеттан да файдаланмыйлар. 

Менә шундый авыр вакытта Нурания апа район инвалидлар оешмасына су кертүне сорап килә. Район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова, мөмкинлегебез булмагач, ярдәм итә алмадык, дип хәзер дә борчыла. Бүген Фәйрүзә Сөнгать кызы авыруга күтәрелә-төшә торган карават кайтартуда ярдәм итәчәкбез дип ышандырды. Ә бер дә хәрәкәтсез яткан авыру иргә бу карават бик кирәк. 

- Кашыклап ашатам иремне, чөнки кулына бернәрсә дә тота алмый. Карават булса, азрак булса да файдасы тияр иде. Ә болай безгә бернәрсә дә кирәкми. Суны да үзебез керттек. Бездән дә авыррак гаиләләр бар , инвалид балалар да җитәрлек. Аларга ярдәм итегез,- ди Нурания апа.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев