Үз балалары янына алты ятимне сыендырган Гөлсем Харисова: Мин- иң бәхетле әни!
Балаларын матур итеп киендереп, җыр-шигырьләр өйрәтеп алып килүче Гөлсем Харисова районның Опека һәм попечительлек бүлеге үткәргән һәр бәйрәмдә башкалар арасыннан әллә каян күзгә ташлана. Йөзе һәрвакыт елмаеп-балкып торыр, үзе дә актив, янәшәдәгеләрнең дә кәефен күтәрү сәләтенә ия ул. Үзенең өч баласын үстереп аякка бастыргач, тагын алты балага ана җылысын бүләк иткән Гөлсем апа белән күрешеп кайттык.
- Ирем бик әйбәт минем, әгәр ул холыксыз, эш рәте белми торган кеше булса, пенсиягә чыккач бала алып кайта алмас идек,- ди Гөлсем апа.
Бүген Иске Балтач авылында яшәүче Харисовлар гаиләсендә Нурислам, Милана һәм Марсель яши. Алар- башлангыч сыйныф укучылары. Яшь аермалары бер- ике яшь кенә. Ә 60 яшьлек Гөлсем апа белән 63 яшьлек Фларит абый бу кыз-малайларның җир йөзендәге иң кадерле кешеләре- әтисе белән әнисе.
Гөлсем апа үз яшен күптән оныткан инде, бу балалар белән шаяра да, көлә дә, үзе әйтмешли, "Бер генә минут та бер урында утырып торганы юк", шуңа да үз яшенә карый бик яшь күренә.
Беркөнне Опека һәм попечительлек бүлегеннән "Районда бер бала ятим калды, бер дә балалар йортына җибәрәсебез килми, сезнең ятим балалар тәрбияләүдә зур тәҗрибәгез бар, әйдәгез, алып кайтып карагыз әле", дип шалтыратттылар. Үзем дә, ирем дә лаеклы ял яшенә кердек бит. Юк, булдыра алмабыз, дидек. Шулай да Минзәлә районы Матвеевка авылындагы приютка күчтәнәчләр алып, ятимне сөендерик дип киттек. Без барып керүгә, бер бәләкәй генә, ябык кына саргылт бала безне килеп кочаклады, мин сезгә кайтам дип икебезне җитәкләп алды. Ничек шул баланы калдырасың инде. Шулай итеп Нурислам Ситдиковны үзебезгә сыендырдык. Нурисламга бу вакытта 7 яшь иде. Иске Кормаш мәктәбенә 1 сыйныфка укырга барды, укыганда нидер җитмәве сизелә башлады. Дусты Камилләргә кайтып йөрде. Опека бүлегеннән безнең кебек гаиләләргә гел килеп йөриләр. Нурисламнан бездәге яшәү турында сорагач, "Миңа монда бик рәхәт, но скучно", дип җавап биргән. Шуннан аңа иптәшкә тагын бала алып кайтырга киңәш иттеләр. Шулай итеп Чаллыдан Черновларны алып кайттык. Балалар йортына барып керүгә, Марсель алдыма ук менеп утырды, аның апасы да бар икән. Шулай итеп бер бала урынына икене алып кайттык. Милана белән Марсель- бертуганнар, әнисе аларны карамаган, балалар әби тәрбиясендә үскән. Болай үзебезгә дә рәхәт. Бер балага караганда ике-өч бала тәрбияләү җиңелрәк бирелә.
Милана белән Марсель Черновлар рус милләтеннән. Әмма бу балаларны кайгыртуда, аларга ярату хисләре бүләк итүдә бернинди киртә түгел. Балалар ике телдә дә иркен сөйләшә, аралаша.
- Милана да, Марсель дә рәхәтләнеп татарча сөйләшә, татарчага ничек өйрәттегез?
- Әйе, Черновлар -руслар. Алып кайтканнан соң ике ай дигәндә акцентсыз татарча рәхәтләнеп сөйләшә башладылар. Әле минем рус сүзләрен дөрес әйтмәвемнән көлеп йөрделәр. Марсель җырчы да. Районда узган "Йолдызлык"та җырлап 2 дәрәҗә лауреат булды. Көе-моңы бар, ә менә җыр сүзләрен оныта гына бит. Сүзлекләрдән карый-карый җыр сүзләрен татарчадан русчага тәрҗемә итеп аңлатырга туры килде. Тамашачы бик яраттты аның җырлавын, алкышларга күмделәр. Атнага бер тапкыр Актаныштагы сәнгать мәктәбенә җыр дәресләренә йөртәм аны.
Малайларның икесе дә көрәш түгәрәгендә шөгыльләнәләр. Тренерлары Раил Сираев белән элемтәдә торабыз. Балаларым турында беркемнән дә начар сүз ишетмәдем, авылдашлар һәрчак теләктәшлек күрсәттеләр. Сафиуллиннарым бигрәк тиктормас иделәр, урамга чыгып китеп, әле бер өйгә, әле икенчесенә керәләр. Ләкин бер кеше дә "Син алгансың, син- кара", дип авыр сүз әйтмәде. Мәктәптә дә безне аңлыйлар. Миңа тормышымда гел яхшы кешеләр очрады, рәхмәт аларга!
Балаларның һәрберсен исемләп, яратып сөйли Гөлсем апа. Ә ятимнәрне сыендыру ниятен тормышка ашыру язмыш сынауларын кичкәннән соң була.
Харисовлар 1982 елда өйләнешәләр. Каентүбә кызы Гөлсем Флариты үскән 10 балалы төп нигезгә килен булып төшә. Бер-бер артлы Әлфия һәм Лилия исемле кызлары туа.
- Лилия 9 сыйныфта укыганда 1 дәрәҗә шикәр чире белән авырый башлады. Баланы вертолет белән Казанга алып китеп дәваларга туры килде. "Кызым исән-сау аякка басса, берәр изге эш эшләрмен", дигән нәзерем бар иде. Лилия, Аллага шөкер укыды, үз парын табып, ире белән гаилә корып, матур итеп Актанышта яши. Аларның балалары тугач, нәзеремне искә төшереп, картлар йортына, балалар йортларына күчтәнәч, бүләкләр илтә башладык. Шулай йөри торгач, улыбыз Илдарга берәр иптәш малай алып кайтырга уйладык. Бу вакытта улыма 9 яшь иде, – дип искә ала Гөлсем апа
Өч бертуган Ситдиковларны Иске Балтачка Лениногорск шәһәрендәге приюттан алып кайталар. Аксубайда туып-үскән Салаватка 8, Гөлшатка 7, Гөлфәниягә 4 яшь була. Әниләре аларны төрле ирләрдән тапкан. Бу вакытта Гөлсем апа Иске Балтачта ферма мөдире булып эшли.
- Сез барысын да бик матур итеп сөйлисез. Ятимнәрне тәрбияләгәндә бер дә авырлыкка очрамадыгызмыни?
- Чит бала алган һәркем көн саен әллә ничә авыр ситуация алдында кала. Менә шуннан беркемгә дә зыян килмәслек итеп чыгарга кирәк. Мин Сафиуллиннарны алганнан соң 6 айдан хәлем бетеп егылдым. Көчем калмады. Балаларны кире илтү турында да уйлана башлдаым. Алар үзләре китмибез, диләр. Ә үзләре мине тыңламый. Шуннан Күҗәкә авылында минем кебек ятимнәрне тәрбияләүче Фәнзилә Шәйхетдиновага шалтыраттым.
Шәйхетдиновлар гаиләсен районда, республикада яхшы беләләр. Алар Гөлсем апа мөрәҗәгать иткәндә 4 еллык тәҗрибәгә ия була инде. "Гөлсем, сабыр бул!, - ди аңа Фәнзилә ханым, - Син бу балалардан үзеңнең баларыңныкы кебек нәтиҗә көтәсең. Үзеңне кулга ал. Эшеңне калдырсаң, яхшырак булыр". Нәкъ кирәкле сүз- киңәшләр генә ишетә коллегасыннан Гөлсем апа. Ферма мөдирлегеннән китә, үзен фәкать балаларга багышлый. Авыр вакытта янә Күҗәкәгә шалтырата.
Хәзер инде яшьләргә үзем бирәм киңәшне. Тәрбиягә алган бала ул бомба кебек. Әле генә ул үзен болай тота, бер карыйсың, гел икенче төсле. Әле иркәләп, әле ягымлы сүз белән, кайчак усалрак итеп сөйләшергә туры килә. Миндә дә, Фларитта да усаллык юк. Хәйләләп, җайлап тәрбияләргә тырышабыз.
- Үз балаларыгыз сезнең бу гамәлләрегезгә нинди карашта?
- Балаларым бик аңлап кабул иттеләр. Үз туганнары кебек аралашалар. Салават Актанышта яши. Үз фатиры бар. Аның янына барып йөрибез. Яңа Әлемдә эшли. Гөлшат белән Гөлфәния Бөгелмәдә. Гөлшат Актанышта технология техникумында поварлыкка укыды. Гөлфәния икътисадчы булачак, 2 курста укый. Кызлар бергә фатир яллап торалар. Гөлшатка Казанда тиздән фатир бирәчәкләр, "Салават күпере" комплексына барып- күреп кайттык. Авылга кайтып йөриләр. Үз балаларым аларга акчалата ярдәм итәләр, күчтәнәч, бүләкләр белән сөендереп торалар. Балалар бик актив булдылар, сәхнәдән төшмәделәр. Спорт белән шөгыльләнделәр. Үз улым да спортчы. Илдар Эчке эшләр министрлыгында эшләячәк, тикшерүче булачак, әлегә ул студент. Салават исә Марсельгә, сәләтеңне үстер дип, җырлау җиһазлары бүләк итте. Менә шулай бер гаилә без. Эшне хатын- кызныкы, ир- атныкына бүлеп тормадык. Балалар да безгә ияреп эш рәте белеп үсәләр.
Гөлсем апа үзе дә актив, ул озак еллар инде руль артында. Машина йөртү конкурсларында гел катнаша. Шахмат, шашка, ату ярышларында да җиңүләр яулый. Мәктәптә Ата-аналар комитеты, авылда Ветераннар советы рәисе, опека буенча авыл комиссиясе сәркатибе. Харисовлар кая гына барсалар да, балалар белән бергә. Концертларга, чараларга еш йөриләр. "Нинди дә булса информация алып кайтабыз. Шул балаларның рәхмәтеннән энергия алып яшибез", ди Гөлсем апа. Фларит абый исә оста умартачы, һөнәрле балта остасы. Умарталарын да иш янына куш булсын дип тоталар. Балаларга ай саен түләнә торган 10 мең сум акча белән генә ерак китеп булмый. Барысына да кием-салым, ашау-эчү, көндәлек кирәк-ярак янына чаңгысы, компьютеры, велосипеды, телефоны да кирәк.
- Үз балаларыбызны үстергәндә, без яшьләр идек. Шулай тиеш дип, бала үстерүнең тәмен аңламыйча да калдык. Ә ятимнәрне тәрбиягә алгач, аларның кечкенә генә адымнар белән тормышта үз юлларына таба атлауларын күргәч, нинди зур эш башкаруыбыз күз алдында. Аларга карап күңел сөенә. Без балаларсыз бары 6 ай гына яши алдык- үз улыбыз Илдар, бертуган Сафиуллиннар югары уку йортларына укырга киткәч, өй бушап калды. Менә хәзер янә үз эзен алды тормышыбыз. Мин- бик бәхетле ана! Яшьләргә дә әйтер сүзем бар- күңелегездә бала алу теләге бар икән, икеләнмәгез,- дип сүзен йомгаклады Гөлсем апа.
Олы йөрәкле ананың күзләрендә яшь тамчылары, бәхетне күрсәтә торган энҗе тамчылары. Берүк алга таба да күңел байлыгы сирпеп торган җылы карашлы күзләрегезне бары бәхет яшьләре генә бизәсен. Рәхмәт сиңа, и, БӨЕК АНА!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев