Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Гаилә мәктәбе

ЗАГСның Гаилә дәресендә: Туйдан соң хатын-кызның теле, ир-атның күзе ачыла

Бүген районыбызның ЗАГС бүлегендә чираттагы Гаилә дәресе узды. ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева бу юлы җәмгыятебезнең кечкенә ячейкасын төзү, саклау һәм бәхетле итү серләре турында тыңларга Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 8 нче сыйныф укучыларын чакырган.

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның егетләре һәм кызлары районыбызның тантаналар залына аерым бер ямь, матурлык биреп парад киемнәреннән килделәр.

Гаилә кору турында сөйләшү, фикерләшү чыннан да бик җаваплы, кирәкле гамәл.

Укучылар лекторларның чыгышларын бик игътибар белән тыңладылар. 

Районыбызның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин  изге Рамазан аеның фазыйләтләре белән таныштырды.

- Без бу дөньяда кунак кына. Ә кунак үзен тыйнак, әдәпле тота. Без дә гомер иткәндә әти-әниләрне, укытучыларны хөрмәтлик, кадерлик. Гаилә корганда парыгыз итеп татар-мөселман милләттәшебезне сайлагыз. Әти-әниләрегезнең мөмкинчелегеннән чыгып кына үзегезгә кирәкле әсбап-әйберләрне сорагыз, юк-бар белән борчымагыз, -дип вәгазен сөйләде, яшүсмерләрне тормыш сынаулары алдында бирешмичә, вакытның кадерен белеп, телефоннарга багынмыйча, файдалы шөгыль белән яшәргә өндәде.  

Психолог Фәймә Шәйгәрданова да Руслан хәзрәтнең сүзләрен үз чыгышында тагы да киңрәк дәвам итте. Гаилә кыйммәтенең хөкүмәт югарылыгында игътибарга алынуын әйтте.  

- Быелгы сайлауларда халкыбыз, нәкъ бәйрәмдгечә, гаилә белән катнашты. Ир белән хатын, балалары белән сайлауга килүчеләр үзләренең гаиләләренең тыныч, матур, дус яшәүләрен күрсәттеләр. Балалар да әти-әниләренең бу гамәле өлгесендә үсәләр, киләчәктә өлкәннәр үрнәгендә ныклы гаилә корачаклар,-  дип сайлауларның тәрбияви  ягына да басым ясады Фәймә Шәйгәрданова.

Укучыларның барлык заманча шартлар тудырылган сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиядә белем алуларының олы бәхет икәнен дә ассызыклады психолог апабыз. Бары моның кадерен белергә, тырышып укырга, тәрбияле, әхлаклы булып үсәргә кирәк. 

Әти-әни белән милләтеңне, туган җиреңне сайлап алып булмый. Әмма сайлап була торган кыйммәтләрдә ялгышмаска кирәк, беренчесе- яраткан һөнәр, икенчесе- тормыш иптәше. Болар буенча да укучылар бик кирәкле киңәшләрне тыңладылар.

Никахка һәм законлы ир-белән хатын булганчыга кадәр гыйффәтле, саф булу да гаиләнең тынычлыгы, иминлеге өчен мөһим. Шулай ук сайлаган парыңның холкы, фигыле гомер юлы буйлап барырга сиңа туры килергә тиеш. 

-Туйдан соң хатын-кызның теле, ир-атның күзе ачыла. Үзегезнең күңелегезне тәрбияләгез. Яхшы уйлы, яхшы холыклы булыгыз, -дип Фәһимә Шәйгәрданова бәхет юлының тәүфикъ булуын аңлатты. Чаян белән ташбака турында кыйссада начар күңеллеләрнең сыйфатларын ачып бирде, андыйлардан ерак йөрергә кушты. 

Кунаклар Гаилә дәресеннән соң күмәк фотога төштеләр.

Соңыннан Гөлфинә Баян кызы законлы никахның өстенлекләре, гражданлык никахының ир белән хатынга, балаларга никадәр рухи һәм матди зыян салуын аңлатты. Укучыларны ЗАГС бүлеге, эш бүлмәләре, архив белән таныштырды. Соңгы елларда цифрлы системаларның ЗАГС эшчәнлегенә үтеп керүе хезмәткәрләргә дә, халыкка да уңайлы шартлар тудырды.

Укучылар бүген ЗАГС бүлеге турында үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга да җавап тапты.

Ләйсән Газизова фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев