Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
И туган тел, и матур тел!

Актанышта Габдулла Тукайның 138 еллыгына багышланган зур чара узды

Бүген Актанышта, Мәдәният паркының Тукай һәйкәле районыбызның шигырь сөючеләрен үз янына җыйды.

Район үзәк китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә әзеләнгән тантаналы чарага районыбызның җирле шагыйрьләре, язучылары килгән иде. Алар белән бергә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 138 еллыгына багышланган шигырь бәйрәмен районыбыз укучылары да карады, аеруча сәләтлеләр үзләре дә чыгыш ясады, Тукай шигырьләрен укыдылар, әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр, җырлар башкардылар. 

Хөсәеновлар исә балалары белән бергә яттан Тукаебызның шигырьләрен укыды.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Габдулла Тукай туган көненең халкыбыз өчен туган тел көне буларак кабул ителүен билгеләп узды. 

-Мин татар булуым белән горурланам, сөенәм. Чөнки үземнең туган телем аша сөйгән халкыма фикерләремне җиткерә алам, табигатебез, дөньябызның матурлыгын башкаларга җиткерә алам. татар теле-бөек тел ул! Шуңа да безнең Тукайларыбыз, Җәлилләребез, Әлфия апаларыбыз бар. 

Районыбызның 98 процентын татар милләте халкы тәшкил итә. Бу бик зур күрсәткеч. Нинди генә чаралар булмасын, актанышлылар беренче. Кичә булып узган «Йолдызлык» концертында быелгы фестивальдә 69 мең бала катнашуын әйттеләр. Шулар арасында Актанышның «Ак инеш» һәм «Умырзая» ансамбльләре беренче урынны алды. Бу үзебезнең татар теленең,милли гореф-гадәтләренең, җырларының җиңүе ул. Телебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны яратыгыз, горурланыгыз. Илебез тынычланып, яу кырларында, салкын окопларда илебезне саклаучы егетләребез туган якларыбызга исән-сау кайтсыннар,- диде Ленар Рафак улы һәм Тукай һәйкәленә кызыл розалар бәйләме салды.  

Бәйрәм тантанасы кунакларын Габдулла Тукай бүләге иясе, шагыйрь Илфак Ибраһимов сәламләп, киләчәктә Тукай премиясе лауреатлары арасында тагы да күбрәк Тукай бүләгенә ия булучыларның артуын теләде.  

Тукайның туган көнендә катнашучылар районыбызның сәнгать осталарының чыгышын бик яратып кабул иттеләр, алкышларга күмделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев