Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЯЛ КӨНЕНДӘ КАЯ БАРЫРГА?

Актанышта беренче ачык фестиваль- Карга туйга җыя!

Актаныш районы үзенчәлекле милли гореф-гадәтләргә бай төбәк. Ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләр, йолаларны хәзерге телефон гаджетларына багынган балаларыбызга тапшыру өчен шактый уйланырга, заманча форматта җиткерә белү үзеннән-үзе көн кадагына баса. «Карга туйга җыя» I район ачык фестивале дә әнә шул һәм башка мөһим максатларны күздә тотып оештырыла. Фестивальдә барлык оешма-предприятие, белем бирү учреждениеләре катнаша. Бүген командалар зур әзерлек эшләре алып бара.

Фестивальнең нигезләмәсендә «Язлар җиткәч күчмә кошлар туган якларына ашкынып кайта, үз ояларын кора, бала чыгара. Оя ул җылытучы, берләштерүче, канатларны ныгытып көч-күәт өстәүче төп нигез. Тормышыбыз бизәге булган, буыннан буынга күчеп килгән татар халкының бәйрәмнәре гаиләләрдәге булган үзара мөнәсәбәтләрне яңарта.

„Карга боткасы“ — халкыбызның көтеп алынган бәйрәмнәренең берсе, кошларга канатларында яз алып килгәннәре өчен рәхмәт бәйрәме. Әлеге бәйрәмгә һәр гаилә үзенчә әзерләнгән. Бәйрәм көне өйдән-өйгә йөреп, ярма, йомырка, май, сый-хөрмәт җыйганнар. Барысын да бәйрәмгә чакырганнар. Шуннан соң кечесе, олысы болынга җыелып, елга буендагы урынны сайларга тырышканнар, кошлар оя корган урыннарга якынрак учак якканнар һәм ботка пешергәннәр. Ботка әзерләнгәндә, кешеләр милли уеннар уйнаган, әйлән-бәйлән әйләнеп, җырлар җырлаганнар.

„Карга туйга җыя“ I Район ачык фестивале — заманча сулыш, креатив дулкында мәдәни-спорт чаралары аша бөтен район халкын берләштерү, язгы чистарыну, җәй айларына старт бирү» дип аңлатма бирелә.

Төрле оешмалардан килгән 6 кешелек командалар 3 төрле бәйгедә көч сынашачак. Алдан ясап алып килгән кош ояларын яклау, «Карга туе» флешмобы, «Язгы мәхәббәт аңлату» баттлы, «Ата каз» биюендә капитаннар ярышы бәйрәмнең иң кызыклы өлешләре булыр дип фаразлыйбыз. Шулай ук «Ахирәтләр тыкрыгы», «Аукцион», «Яшьлегем уеннары» дип аталган кызыклы чараларда олысы да, кечесе дә рәхәтләнеп ял итәр, милли уеннарда катнашыр.

«Карга туйга җыя» I район ачык фестивале «Бүләк» ял аланы мәйданында 27 апрель көнне 10.00 сәгатьтә узачак, бәйрәмгә рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев