Аешта игелекле өмә: авыл апалары СВОдагы егетләргә җибәрергә токмач кистеләр
Аеш кечкенә җирлек саналса да 9 батырлары илебезне ненонацизм тарафдарларыннан яклауда катнаша. Аларны тәрбияләп үстергән гаиләләргә һәрвакыт теләктәшлектә авыл халкы. Кулларыннан килгәнчә, ничек тә яу кырындагы егетләргә ярдәм итәселәре, булышасылары килә. Шушы көннәрдә китапханәдә токмач кисү өмәсе оештырдылар.
Аеш китапханәсенә хатын-кызлар әле беренче тапкыр гына токмач кисәргә җыелды. Шуңа да карамастан, эшне тиз тоттылар, 3 сәгать дигәндә, уңган куллар бик күпләп токмач кисеп куйдылар. «Без бергә» волонтерлары махсус хәрби операциядәге егетләрнең соравы буенча токмачны, ватылмасын, вакланмасынга лагман рәвешендә кисәргә тәкъдим иткән иде, апалар запросны төгәл үтәде.
Рәфинә Закирова, Гөлсинә Хаҗиева, Рәҗәп Шәехмурзина, Рәйханә Зыяева, Рәмзия Хәйретдинова, Халисә Галимуллина, Лүция Галимова, Ализа Галиева, Гөльяз Вилданова бергә китапханәдә җыелышып 70 йомыркага томач басып, аны кисеп, киптереп тартмаларга тутырып куйдылар. Онын да, йомыркасын да томач кисүчеләр үзләре алып килгән иде.
Авылдашларының игелекле эшләрен хуплап алучылар, аларга рәхмәт белдерүчеләр шактый булды. 23 февраль, Ватанны саклаучылар бәйрәме алдыннан Актаныш районыннан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм озатылачак. Аешлылар әлеге гуманитар ярдәмгә үзләренең өлешләрен кертергә ниятләп бүген дә токмач кисү өмәсенә киләбез, диләр.
Игелекле авылдашлары- Аеш авыл җирлеге башлыгы Дилүс Әхәтов, «Магнит» кибетләр челтәрендә эшләүче Расиха Вәлиева, Хәбиевлар гаиләсе онын, йомыркасын китапханәгә күпләп китереп куйдылар инде. Иң мөһиме- авыл апаларының кул җылысы белән изге теләкләр тулы күңел нурын үзенә сеңдергән әлеге нигъмәтләр солдатларыбызга көч-куәт бирсен, дошман утыннан сакласын! Киләчәктә дә аешлылар гуманитар ярдәм әзерләүне дәвам итәргә ниятли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев