Кировлылар махсус хәрби операциядәге сугышчыларга ярдәм әзерли
Киров авылы халкы, гадәттәгечә, махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәм кылуны дәвам итә. Авыл мәдәният йортында токмач кисү һәм маскировка челтәрләре үрәләр.
Бүген егермедән артык хатын-кыз авыл мәдәният йортына токмач кисү өмәсенә килде. 100 йомыркага өй токмачы басып кистеләр алар.
Бер-берсенең күңелен күтәреп камыр басканда җырлап та алалар. Лаеклы ялдагы Резеда Маннанова авылдашларының эшләгәнен видеога төшергән, апаларга мактау сүзләрен әйтә, «Молодцы, сез барыгыз да эшчәннәр!», ди.
Тиздән Актаныштан чираттагы гуманитар ярдәм сугышчы егетләребезгә озатылачак. Кировлылар әзерләгән йорт токмачлары да шушы ярдәм белән солдатларыбызга күчтәнәч булып барып җитәчәк. Алдагы гуманитар йөк белән игелекле, уңган хатын-кызлар 6 тартма токмач кисеп озаткан иде инде. Бусында да шуннан ким итмичә җибәрергә ниятлиләр. Токмач басарга онын, йомыркасын үзләре алып килә, өмәдә катнаша алмаган авылдашлар продукция китерәләр, я булмаса, акчалата ярдәм итәләр.
Кировлылар махсус хәрби операциядәге якташлары белән лаеклы горурлана, авылда туып-үскән 6 батыр егет илебез мәнфәгатьләрен яклап, Украинада неонацизмга каршы көрәшә. Аларның гаиләләрен дә авыр вакытта ташламыйлар, якыннарына төрлечә ярдәм итәләр, җылы сүзләре белән юатып, солдатларыбызның исән-имин кайтуын телиләр. Шуңа да өмәләрдә ктанашуны олы бурычлары итеп саныйлар.
Якташларыбызны дошман һөҗүменнән, дроннардан саклау өчен клубның икенче почмагында маскировка челтәре үрәләр. Мәсәлән, олы яшьтәге Рәмзия абыстай Ялалова челтәр өчен ленталар кисә. Икенчеләр махсус кысага тасмаларны бәйли. Менә шулай Җиңү өчен Киров авылы халкы үзеннән лаеклы өлеш кертә. Ил гаме белән яшәвегез, бер-берегезне әйдәкләп, яңа уңышларга ирешүегез белән райондашларыбызга да үрнәк күрсәтәсез. Алга таба да шулай актив булып калыгыз. Рәхмәт Сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев