Актаныш

Актаныш районы

16+
Игелекле Актаныш

Махсус хәрби операциядәге райондашыбыз инвалид балаларны ифтар мәҗлесенә җыйды

Махсус хәрби операциядәге райондашларыбыз туган як белән һәрчак элемтәдә. Яу кырында булсалар да, күңелләре белән Актаныш белән бергә яши алар. Махсус хәрби операциядәге Татар Суыксуы авылы егете Айнур Әминов «Яшьлек» яшьләр үзәге коллективының инвалид балалар өчен ифтар мәҗлесен оештырырга җыенуын белгәч, сугышчан дуслары белән ярдәм күрсәтә, 25 мең сум акча җыеп үзәккә юллый.

26 март көнне Актанышның «Бүләк» мәчетендә мөмкинлекләре чикләнгән малайлар һәм кызлар, шулай ук районның балигъ булмаган балалар комиссиясендә исәптә торучылар өчен ифтар мәҗлесе узды.

Иганәчеләр- Татар Суыксуы авылы егете Айнур Әминовның сугышчан дуслары- 810 нчы диңгез пехотасы бригадасы егетләре һәм Актанышта яшәп эшләүче яшьләр.

«Бүләк» мәчете имам-хатыйбы Ришат хәзрәт Анамов балалар аңларлык итеп вәгазьләр сөйли. Мәчетнең нур бөркеп торуы, матурлыгы да кунаклар күңеленә хуш килә. Бергәләп ахшам намазы укыйлар.

Кайнар ризыкларны «Тургай» кафесыннан китерәләр. Өстәлләрне технология техникумының «Повар-пешекче» белгечлеге буенча укучы студент кызлар сервировкалый. Аларга авыз ачу мәҗлесе өстәленең ничек булырга тиешлеген Фәндилә абыстай Мирзаһитова аңлатып юнәлеш бирә, өйрәтә. Ир балалар аерым, кызлар аерым өстәлләрдә авыз ачалар.

Инвалид балаларның күбесе кая да булса чыгып йөри алмый, мәчеткә андыйларны әниләре алып килгән. Үзе кебекләр белән бергә ихлас бәйрәмдә очрашу, аралашу, хәзрәтнең үтемле вәгазьләре бәйрәмчә хисләр генә тудыра. Балаларның әти-әниләре мәҗлесне оештыручыларга олы рәхмәтләрен белдерәләр.

-Улымның бик күңеле булып кайткан, ифтар мәҗлесе турында сөйли дә, сөйли. «Бүген минем иң матур көнем булды. Нык тәмле ризыклар ашадым», дип сөенә. Безнең балаларны куандырган һәркемгә зур рәхмәт!- дип фикерләрен язып җибәргән әниләр.

Чыннан да рәхмәт хисләре зур көчкә ия. Юкка гына бер рәхмәт мең бәладән коткарыр, димәгәннәр. Изге ниятләр белән хәләл акчаларына ифтар мәҗлесен иганәчелек кылган махсус хәрби операциядәге райондашларыбыз туган якларыбызга исән -сау әйләнеп кайтсын! Районыбызның төрле тармакларында хезмәт куючы эшләүче яшьләребезгә алга таба да җирлегебезнең ныклы терәге булып яшәүләрен телибез.

Мәҗлестән артып калган ризыкларны "Яшьлек" яшьләр үзәге җитәкчесе Ализа Хурамшина, Пучыдагы картлар һәм инвалидлар йортына илтеп, андагы әби-бабайларны сөендерәчәкбез, калган акчаларны егетләрнең тәкъдиме белән мәчеткә хәер итеп илтәбез, диде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев