Такталачык артистлары спектакль куйганнан кергән акчаны махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итеп тапшырды
Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда театр айлыгы бик уңышлы дәвам итә. Бу юлы Такталачык авылы үзешчәннәре Ләбиб Леронның «Экстрасенс» комедиясен куйды.
Узган елгы матур традицияләрен дәвам итеп, быел да, Такталачык артистлары билет сатканнан кергән акчаны махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм фондына тапшырдылар, шул рәвешле җиңү өчен үзләреннән 20 мең сум өлеш керттеләр.
Төп хезмәтләреннән тыш вакытта җыйналып, шундый матур коллектив булып оешкан әлеге театр коллективы егет- кызларына, тамашаны карарга зал тутырып килгән, рәхәтләнеп көлеп тамаша кылган райондашларыбызга зур рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев