Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме әле?

Алма-Атада көчле җир тетрәү булган

Эпиүзәкнең Алма-Ата шәһәреннән 31 чакрым ераклыкта икәнлеге шунда ук билгеле. Ул ике тау арасында урнашкан.


Казахстанның Алма-Ата шәһәрендә көчле җир тетрәү булган, дип хәбәр итә РИА Новости.

Көндезге уникенче яртылар тирсәендә халык җир тетрәвен сизә башлый. Шунда ук кисәтү сиренасы эшли башлый, кешеләр урамга чыгып йөгерә.

Соңгы тапкыр мондый терәүне гыйнвар аенда сизгән идек, - дип сөйли Алма-Атада яшәүче Константин Макеев. – Әмма улв акытта бу кадәр көчле булмады. Без офиста идек, люстралар селкенә башлады, мебель урыныннан кузгалды. Без тиз генә җыендык та чыгып йөгердек. Бөтен кеше баскычлардан чыкты, лифтка беркем дә утырмады. Паника ублмады. Җимерекләр булмады, алай, тәрәзәләр генә ватылды.
Сәгать ярым үткәч сәгать берләрдә тагын бер тетрәү булган, ансы көчсезрәк иде, диләр. Кешеләр арасында урамда эшләгән сиреналар күбрәк курку тудырган. Шунда ук хастаханәләрдә, мәктәпләрдә эвакуция башланган.

Эпиүзәкнең Алма-Ата шәһәреннән 31 чакрым ераклыкта икәнлеге шунда ук билгеле. Ул ике тау арасында урнашкан. Күп биналарда тәрәзәләр ватылган, стеналарда ярыклар барлыкка килгән. Властьлар бүтен биналарга да тикшерү үтәчәген әйткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев