Дәүләт Думасы депутатлары туйда тотылган акчаларның бер өлешен яшьләргә кире кайтарырга тәкъдим итә
Дәүләт Думасы депутатлары туйда тотылган акчаларның бер өлешен салым вычеты аша яшьләргә кире кайтарырга тәкъдим итә.
Инициатива авторлары бу яшь кешеләр өчен никахлашу һәм туй тантаналарын уздырганда бик файдалы булачак, дип саный, чөнки еш кына мондый чыгымнар гаилә бюджетына каты суга. Ә болай, дәүләт 3 ел дәвамында 300 мең сумга кадәр компенсацияли, һәм яшьләр өйләнергә, кияүгә чыгарга һәм илнең демографиясен күтәрергә теләр, дип исәпли алар. Бик яхшы булыр иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев