Мисырда һәлакәткә очраган батискафта Татарстан врачлары булган
Мисырда һәлакәткә очраган «Синдбад» батискафында һәлак булган россиялеләрнең беренче исемлеге билгеле. Хәзерге вакытта өч кешенең мәетен таныганнар- Кристина Вәлиуллина, Равил Вәлиуллин, Евгения Нестерюк. Аларның икесенең исемнәре тулысынча Ютазы районында яшәүчеләр исемнәре белән туры килә.
Ютазы районы Урыссу үзәк район хастаханәсе сайтында бу учреждениедә 1986 елгы педиатр Кристина Вәлиуллина эшли диелгән. Хастаханәдә ул 2012 елдан бирле хезмәт куя. Шул ук сайтта учреждение штатында 1984 елда туган, шулай ук 2012 елдан бирле эшләгән табиб — анестезиолог-реаниматолог Равил Вәлиуллин булуы күрсәтелгән.
«Сак булыгыз, яңалыклар» телеграм-каналы мәгълүматлары буенча гаилә Мисырда балалар белән ял иткән. Хәзерге вакытта балалар хастаханәдә.
Батискаф һәлакәтеннән 38 россиялене коткарганнар, 8 кешенең язмышы билгесез булып кала бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев