Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме әле?

Районыбызда 23 март көнне Нәүрүз бәйрәме уза: Рәхим итегез!

Бүген төрки һәм фарсы халыкларының иң матур, көтеп алган бәйрәме- Нәүрүз бәйрәме. Нәүрүз язын көн белән төн тигезләшкән көнне 21 мартта үткәрелә. Бу көнне авыл хуҗалыгы белән көн күрүче халыкларның Яңа елы башлана. Фарсы теленнән ул “яңа көн” дип тәрҗемә ителә.

Районыбызда да быел Нәүрүз бәйрәме уздырыла. 

Хөрмәтле райондашлар, Актанышыбызга ялга кайтучы кунаклар! Сезнең барыгызны да 23 март көнне район мәдәният сарае каршындагы мәйданга Нәүрүз бәйрәменә чакырабыз. Бәйрәм 10.00 сәгатьтә башлана. 

Программада җырлы-биюле тамаша, уен-көлке, күңелле ярышлар, шифалы үлән чәйләре, кайнар коймак, тәмле пылау һәм тагын башка сюрпризлар көтелә.

Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев