Актаныш районы ЮХИДИ җитәкчесе: Халыкның битараф булмавы безнең эшкә зур ярдәм
Җәяүлеләр тарафыннан юл кагыйдәләрен үтәмәү очраклары әледән әле булып тора.
Тиешсез урында юлны кистереп чыгучылар, бердән, үзләренә, икенчедән, башка юл хәрәкәтендә катнашучыларга куркыныч тудыралар. Район ЮХИДИ башлыгы җитәкчесе Ренат Шәмсиев барлык райондашларны, Актанышка кунакка кайтучыларны махсус юл кичүләре аша гына юлны чыгарга өндәде.
-Бәлки Актанышта юл кичүләрен күбәйтергә кирәктер, Ренат Радикович?
— Быел район башкарма комитеты белән берлектә җәяүле кичүләрен махсус карап чыктык һәм чыннан да тагын берничә урында җәяүле кичүләре кирәк дигән фикергә килдек. Технология техникумы каршында Ленин проспектын кистереп чыгучылар бик күп, проблемалы урын бу, юл йөрү кагыйдәләре гел бозылып тора. Актанышбашта стадион төзелгән иде, бирегә авылдан да, Актанышның 12 кварталыннан да балалар даими уйнарга килә. Менә шушы урынга балаларның хәвефсезлеген тәэмин итеп «зебра» куелачак.
Юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалау, ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан үткәрелгән профилактик рейдлар юлларда тәртип бозучылар санын күзгә күренеп киметте. Елның шушы вакытына исерек хәлдә машина йөртүче катнашындагы бер юл һәлакәте теркәлде. 2022 елда 3 очрак булган.
Исерек хәлдә руль артына утыручылар азаеп барса да ЮХИДИ хезмәткәрләренең каты кулына эләгеп куючылар бар әле. Район халкы да мондый канун бозучыларга карата нәфрәтле- ЮХИДИ башлыгының үзенә дә мондый тәртип бозучылар турында хәбәрләрне җиткереп торалар. Район ЮХИДИ идарәсенең телеграмм-каналына язылучылар да мәгълүматларын юллыйлар. «Халыкның битараф булмавы безнең эшкә зур ярдәм ул», ди Ренат Шәмсиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев