Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Балалар иҗат үзәгендә регионара юл хәрәкәте иминлегенә багышланган семинар кысаларында тематик күргәзмә эшли

Бүген Актанышта Татарстан һәм Башкортстан районнары ЮХИДИнең пропаганда бүлеге җитәкчеләре катнашында төбәкара семинар киңәшмә уза.

"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны һәм укучыларны юлларда куркынычсыз тәртип кагыйдәләренә өйрәтү традицияләре һәм инновацияләре" темасына узган семинар-киңәшмә дә катнашучылар "Умырзая" балалар бакчасы, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү тәҗрибәләре белән танышты. 

Семинарның өченче өлеше балалар иҗат үзәгендә уза. Кунакларны Актанышның икенче санлы мәктәбендә эшләп килүче ЮИД отряды инспекторлары каршы алды.

ЮИДчылар иминлек кагыйдәләре язылган буклетлар тапшырдылар, ЮХИДИ инспекторлары  жилетлары кигән зур, йомшак аюлар- мультфильм геройлары  белән фотога төштеләр.

Балалар иҗат үзәге фойесында укучылар белән педагогларның иҗат эшләре күргәзмәсе эшләде.

Оста куллы рассамнар, кул эшләре осталарының иҗат җимешләрен ЮХИДИның пропаганда бүлеге мөдирләре, балалар бакчасы тәрбиячеләре зур кызыксыну белән карады.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев