Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгында Актаныш укучыларын юл йөрү кагыйдәләренә өйрәттеләр

16- 20 сентябрь көннәре Россиядә Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы дип игълан ителде. Актаныш районы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре атналык дәверендә мәктәп укучыларына юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүне максат итеп куйды.

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы Россиядә балалар катнашындагы аварияләрне киметүне күздә тота. 16- 20 сентябрь көннәрендә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юл хәрәкәтендә иң яшь катнашучыларның иминлек проблемаларына  җәлеп итеп агарту-профилактика чаралары оештырыла.

Актаныш районы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре дә әлеге атналык кысаларында төрле акцияләр үткәрә. Мәсәлән, Актанышның икенче санлы мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды белән берлектә  башлангыч класс укучыларына практика белән бәйләп куркынычсыз юл кагыйдәләрен аңлаттылар. Иң күп җиңел автомобильләр, мәктәп автобуслары йөри торган урында саклык кагыйдәләрен үтәү аеруча мөһим. Мәктәп янында гына җәяүле сукмагы бар. Укучылар өлкән дусларыннан көндәлек тормышта менә шушы урыннарда үз-үзеңне дөрес тоту, кирәкмәгән гамәлләр кылып үзеңне һәм тирә-юньдәгеләрне авыр ситуациядә калдырмау һәм башка иминлек кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген белделәр. Балалар ЮХИДИның пропаганда бүлеге алып килгән юл йөрү кагыйдәләренә багышланган белешмәлекләр, дәфтәрләргә ия булдылар. Чарада ФОРПОСТ активистлары да катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев