Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Юлларда бозлавык көтелә: Автомобиль тәгәрмәчләрен алыштырдыгызмы?

Бүген ТР Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышы узды.

Утырыш эшендә онлайн рәвештә район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Рәдиф Баһавиев катнашты. 

Хөкүмәт йортындагы киңәшмәдә муниципалитетларның җитәкчеләре алдына һава торышының кискен үзгәрүе аркасында юлларда барлыкка килгән бозлавыкны  тиз арада  чистарту, машина йөртүчеләрне мондый куркыныч чорда сак йөрергә чакыру кебек мөһим мәсьәләләр турында эшлекле бурычлар куелды.

Хөрмәтле райондашлар! Ял көннәрендә юлларда урыны белән бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Һава температурасы төнгә суыта, көндекз яуган яңгыр төнлә белән бозлавыкка әйләнә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Машина йөртүчеләргә мондый һава торышы шартларында юлларда аеруча сак булырга кирәк! Тизлекне арттырмагыз, борылышларда игътибарлы булыгыз. Кышкы тәгәрмәчләр куярга да нәкъ вакыты, соңара күрмәгез!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев