Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

«Колейдоскоп» театры «Юл билгеләре» тамашасын күрсәтте безгә

Даими авторыбызның, «Каенкай балалар бакчасы тәрбиячесе Ландыш Кирамованың хатын тәкъдим итәбез, дуслар!

                                                ЮХИДИ Актаныш районындагы юл иминлеге пропагандасы бүлеге җитәкчесе Ләйсән Рәдиф кызы чакыруы буенча, 6нчы санлы "Каенкай" балалар бакчасының зурлар, зурлар логопед, мәктәпкә әзерлек, мәктәпкә әзерлек логопед төркемнәре район мәдәният сараена Яр Чаллы "Калейдоскоп" театрының "Дорожные знаки" җанлы тамашасын карарга бардык. Балалар тагын бер кат куркынычсызлык кагыйдәләре белән танышып, аларны хәтерләрендә яңартып, шук Карлсоннын шаян сорауларына җавап эзләп, ямьле итеп күңел ачып кайттылар. Шулай ук Бәләкәч герое да аларны читтә калдырмады. 
Күңелле, дәртле биюләр, дорес җаваплар, барысы да Бәләкәчнең балалар белән яхшы диалог алып баруында чагылыш тапты.                                                 Балаларыбыз, тамашадан, шат йөз белән кайттылар. 
                                                Без, үз чиратыбызда, оештыручыларга рәхмәт әйтәбез. Һәм тагын шундый күңелле очрашулар көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев